Көн вакыйгасы
-
Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу туры узды
Татарстан шәһәрләрендә “Созвездие-йолдызлык” фестивале башланды. Иҗади бәйгенең ике дистәдән артык тарихы бар. Ул сәләтле балаларга киләчәккә юллама бирә. Тик моның өчен жюри әгъзаларыннан югары бәя алырга кирәк. Сайлап алу туры Түбән Камада да уза. Барлыгы 600 катнашучы чыгыш ясарга тиеш.
-
“Мичуринец» ширкәтендә зур чүп өеме барлыкка килгән
Кешеләр белдерүенчә, бу – бакчачыларның һәм Субай бистәсендә яшәүчеләрнең кул эше. Өстәвенә, сукбай этләр калдыкларны таратып бетергән. Әлеге күренеш күзләрне бер дә иркәләми. Чүп өемен кайчан җыештырачакларын безнең төшерү төркеме белеште.
-
Түбән Кама мөхтәсибәте мөселманнар өчен ял оештырды
Түбән Кама мөселманнарының кышкы табигатькә чыгуы матур гадәткә кергән. Менә инде 17 ел рәттән алар “Чайка” лагерында җыелышалар. Салкын көннәр дә комачаулык итми. Әти-әниләр балалары белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар, күңелле ял итәләр
-
Православие халкы иң олы бәйрәмнәренең берсе Качмануны билгели
Традиция буенча бу көннең төп йоласы – салкын суда коену. Түбән Кама шәһәре һәм районында моның өчен 9 урын билгелиләр. Елгада бәкеләрне Кама Аланы бистәсендә һәм Олы Аты авылында гына казыйлар. Шәһәр халкы Красный Ключтәге Изге Чишмәдә су коена ала.
-
Түбән Камада үзәк су коену урыны Красный Ключтәге Изге Чишмәдә булачак
Купель территориясен инде тәртипкә китергәннәр. Кешеләр уңайлылыгы өчен, шулай ук чиркәүләрдә аруландырылган сулар да әзерләп куйганнар.
-
Түбән Уратма авылында Башкарма комитет бинасының тантаналы ачылышы узды
Түбән Уратмада яңа объект кулланышка тапшырылды. Башкарма комитет бинасы өр-яңадан торгызылган. Урынын да авыл халкы белән киңәшләшеп сайлаганнар. Биредә эш кабинетларыннан тыш, архив өчен дә бүлмә бар. Проектны гамәлгә ашыруга 7 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бинаның тантаналы ачылышына авылдашлар гына түгел, Казаннан да кунаклар килә.
-
Ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәгендә стерилизация бүлеге эшли башлады
Медицина инструментларын заманча җайланма ярдәмендә юачаклар. Моңа кадәр бу эш белән шәхси компания шөгыльләнгән.
-
Ата-аналар балалары белән бергә интеллектуаль уенда көч сынаштылар
“Ковер” яшьләр үзәгендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының чираттагысы узды. Бу юлы анда төрле мәктәпләрдән, 6 нчы сыйныф укучылары ата-аналары белән килгән иде. Алар бергәләп тарих, география, совет мультфильмнары һәм башка өлкәләргә кагылган сорауларга җавап бирделәр.
-
НТР медиахолдингы хезмәткәрләрен Искечә Яңа ел белән котладылар
Безнең тамашачыбыз Сергей Шаров елдагыча Кыш бабай булып киенеп килеп коллективның кәефен күтәрде. Пенсионер быел Кар кызын да ияртеп килә. Бергәләп алар хәбәрчеләр, операторлар белән әйлән-бәйлән уйнадылар һәм бүләкләр белән алмаштылар.
-
2 нче дәвалау корпусында капиталь төзекләндерү бара
32 ел элек төзелгән бинада, капиталь ремонт беркайчан да уздырылмаган. Хәзер дәвалау корпусына яңа сулыш өрү өстендә эшлиләр. Палаталар 4 кешегә исәпләнгән һәм бүлмәләрдә пациентларның уңайлылыгы өчен барлык шартлар да тудырылачак.
-
Түбән Каманың үзәк китапханәсе яңа татар китаплары белән тулыланган
Бу - Ренат Харис, Шәмсия Җиһангирова, Зифа Кадыйрова, Фәүзия Солтан, Физалия Дәүләтгәрева кебек авторларның иҗат җимешләре. Китапханәчеләр белдерүенчә укучылар яңа басмаларны чират торып укый.
-
Түбән Камада һава торышы -35 градусны күрсәтә
Соңгы 9 ел өчен бу рекорд температура, ди белгечләр. Урыннары белән авыл җирлекләрендә хәтта 38 градус салкын булган. Әлбәттә мондый һава торышы шәһәрдәшләрнең көндәлек тормышына да үзгәрешләр кертә. Кайберәүләр машиналарын кабыза алмый, укучылар мәктәпләргә бармый.
-
Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы
«2023 ел хәерле гамәлләргә һәм зур казанышларга бай булыр, һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә көченнән килгәнчә өлеш кертер дип ышанам», диелә котлау мөрәҗәгатендә.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Барысы да безнең үзебездән тора!»
Татарстан Президенты татарстанлыларны Яда ел белән котлады. «Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә», — диелә котлау мөрәҗәгатендә.
-
Түбән Кама районының Трудовой бистәсендә буаны ләмнән чистарталар
Буаны чистарталар. Түбән Кама районының Трудовой бистәсендә зур эшкә тотынганнар. Күл төбенең ләм белән капланган булуы турында авыл халкы хәбәрдар. Шуңа да быел сулыкны үзара салымнан җыелган чаралар хисабына башкарырга булалар.