Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Үзәк Җәмигъ мәчете вәкилләре Луганск Халык Республикасында булып кайта

Дин вәкилләре Алчевск шәһәренә бара. Төп максатлары – анда яшәүче халыкка матди һәм рухи яктан ярдәм итү була. Шәһәрдәшләребез өлешчә мобилизациягз эләгүчеләр өчен җылы киемнәр, медицина препаратлары, халыкка хәләл ризыклар, китаплар алып баралар.

Үзәк мәчет вәкилләре гуманитар ярдәмне машинага төиләр. Тартмаларда күпчелек хәләл итле ризыклар – казылыклар, тушенка. Солдатлар өчен җылы киемнәр һәм дарулар. 2 көнлек юлдан соң, Түбән Кама делегациясе Алчвскка барып җитә. Луганск өлкәсенең Алчевск шәһәрендә безнең делегацияне “Таң” татар иҗтимагый үзәге вәкилләре каршы ала. Солдатларга алып килгән хәләл ризыкларны, даруларны махсус урыннарда калдыралар. Билгеле булганча, махсус хәрби операциядә күпсанлы мөселман ир-егетләре катнаша һәм алар хәләл ризыкка кытлык кичерә. 

"Безнең килүебезнең максаты күпкрылы, рөхсәт итегез сезгә Татарстан халкыннан зур сәламнәр җиткерергә. Без сезнең өчен борчылабыз, сездә булган фаҗигале хәлләрне күреп тетрәнәбез", -  ди Кама Аланы бистәсе мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Яруллин

"Бик зур рәхмәт сезгә гуманитар ярдәм алып килгәнегез өчен, исән-сау яшәгез", - ди Алчевск шәһәрендә яшәүче Зәйтүнә Сәйфетдинова 

Түбән Кама делегациясе Алчевск шәһәренең җирле халкы белән дә очраша, анда күпсанлы татарлар да җыела. Делегация Алчевск китапханәсенең киштәләрен дә баета. Күпсанлы татар китаплары алып баралар. Анда бер көн уздырганнан соң, шәһәрдәшләребез кайтыр юлга чыгалар. Делегация Алчевск китапханәсенең киштәләрен дә баета. Күпсанлы татар китаплары алып баралар. Анда бер көн уздырганнан соң, шәһәрдәшләребез кайтыр юлга чыгалар. 

"Алага шөкер сәфәребез ахырына таба якнылашты, максатларга ирештек тиешле урыннарга кердек, милләттәшләребез белән аралаштык хәзер кайтырга кузгалабыз", - ди Кама Аланы бистәсе имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Яруллин

Әйтергә кирәк, бу Түбән Кама дин вәкилләренең Луганск өлкәсенә икенче барулары. Ярдәм итүләрен алар киләчәктә дә дәвам итәчәкләр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев