Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Газны вакытында тикшертү мөһим

Горгаз хезмәткәрләре, чираттагы тапкыр шуның турында искәртә. Атна башыннан Россия буенча ике зур газ шартау очрагы теркәлә. Шуңа да белгечләр шәһәрдәшләр белән профилактика чаралары уздыралар. Зәңгәр ягулыкка карата җаваплы булырга өндиләр. Бүген Горгаз вәкилләре Корабельная урамындагы 60 нчы йортта булдылар.

Ранизә Нуриева Горгаз белгечләрен каршы ала. Мастерлар техник тикшерүләр уздырганда хуҗабикә  өйдә булырга тырыша. Белгечләр газ торбаларын, шлангаларны тикшерәләр. Алар тишек, җәрәхәтләнгән булырга тиеш түгел. Шулай ук җилләтү системасына да зур игътибар бирәләр. Аны кухня тәрәзәсен ачып, вентиляцияга кәгазь бите куеп тикшерәләр. 

"Газ уен эш түгел. Төрле кешеләр бар бит, газ исен сизмәүчеләр дә бар. Шуңа күрә мастерларның килеп тикшереп китүләре бик мөһим. Без хатын-кызлар көне –төне газ плитәсе янында. Аның төзек булуы күңелгә дә тынычлык бирә. Менә бүген дә килеп тикшереп киттеләр, зур рәхмәт аларга", - ди Корабельная урамындагы 60 нчы йортта яшәүче Ранизә Нуриева

Техник тикшерүне елына бер тапкыр уздыралар. Хуҗалар ике тапкыр ишек ачмаган очракта, мәгълүмат торак инспекциясенә җибәрелә. Штраф та сугарга мөмкиннәр. Белгечләр мондый төр тикшерүләргә җаваплы карарга киңәш итә, чөнки газның төзексез булуы фаҗигагә китерегә мөмкин. Мисал өчен атна башыннна Россия буенча 2 зур газ шартлау очрагы теркәлә. Фатирыгызда газ исе сизсәгез, йә зәңгәр ягулыкка кагылышлы сораулырыгыз булса 43-44-47 һәм 43-18-23 телефон номерларына шалтыратырга мөмкин. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев