Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада “Ел рәссамы - 2022” күргәзмә-бәйгесенә йомгак ясадылар

Әлмәт һәм Яр Чаллыда гына уздырылган иҗади чараны быел шәһәребездә дә оештырырга булалар. «Ел рәссамы» исеме сәнгать өлкәсендә актив тормыш алып барган иҗат әһелләренә бирелә.

Җирле рәссам әнисенә багышлап ясалган картинасы турында сөйли. Ул - рус теле укытучысы, белемле хатын-кыз иде, дип хатирәләре белән уртаклаша Айзирәк Мостафина. Күргәзмәдәге барлык эшләрдә – иҗат әһеленең  тормыш мизгелләре. Түбәнкамалыларның эшләре шәһәр музеенда оештырылган “Ел рәссамы 2022” күргәзмә-бәйге кысаларында тәкъдим ителә. 1 нче этапта 50 гә якын эш катнаша, финалга 32се чыга. “Ел рәссамы”н тамашачылар, тавыш биреп сайлый. Ел рәссамы дип ТР атказанган сәнгать әһеле Илдус Мортазин табыла. Музейда аның тарих, табигать, милли бәйрәмнәрне яктырткан картиналары урын ала. 

"Илдус Мортазин бу исемгә лаек, чөнки ул бик күп эшләүче иҗат әһеле, һәрвакыт эзләнүдә булулы аңа, берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итәргә булыша. Ул үзенең картиналары белән безнең Республиканың данын күтәрүче",  - ди җирле рәссам Айзирәк Мостафина 

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина ассызыклавынча, “Ел рәссамы” бәйгесе моңа кадәр Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдә генә уздырылаган була. Аның төп максаты – шәһәрдәшләрнең игътибарын рәсем сәнгатенә юнәлтү, һәм талантлы иҗатчыларыбызны халык арасында таныту. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев