Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләр борчыган сорауларын уртага салып сөйләштеләр

Юллар юклыгы, югары тарифлар, шәхси сораулар... Кама Аланында яшәүчеләр борчыган сорауларын уртага салып сөйләштеләр. Биредә халык җыены үтте. Очрашуга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да килде.

Лилия Фәттахова бакчага илтә торган юлның булмавы турында зарлана.  Аның сөйләвенчә, әлеге ширкәткә 300ләп кеше йөри. Машина белән барырлык түгел, ватыла, ди хатын-кыз. Борчыган соравын халык җыенында Түбән Кама муниципаль районы башлыгына да җиткерә. Рамил Муллин әлеге сорауны контрольгә алырга вәгъдә бирә.

Кама Аланында яшәүчеләр Рамил Муллинга социаль хезмәт офисы булмавы турында да хәбәр иттеләр. Кайбер сорауларны хәл итәр өчен аларга шәһәргә барырга туры килә. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы әлеге мәсьәлә буенча үз тәкъдимен әйтә. 

Кама Аланында яшәүчеләр Рамил Муллинга   борчыган сорауларын уртага салып сөйләштеләр. Моң-зарлардан тыш, ирешкән уңышлар да искә алынды. Узган ел 9 йортка капиталь ремонт ясалган, Мәктәп Бульвары төзекләндерелгән. Җыенда киләчәккә планнар да билгеләнә: “Батыр” спорткомплексын яңарту, заманча биологик-чистарту корылмаларын төзү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев