Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада рәсми рәвештә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елына старт бирелде

Түбән Камада ачык һавада сәламәтлек фестивале узды.Спорт чараларында һәркем үзенә шөгыль таба алды: балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, өлкәннәр йөгерү эстафетасында көч сынаштылар.

Күмәк зарядка ясауда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Тәҗрибәле тренерлар исә үз киңәшләрен бирә.  Халык иҗаты йорты территориясе спорт мәйданчыгына әйләнә.  Түбән Камада  тантаналы рәвештә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елына старт бирелде.

Балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, өлкәннәр – йөгерү эстафетасында көчләрен сынадылар. Тик төп максат – җиңү түгел, ә сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү.

Эстафетада катнашучылар медальләр белән бүләкләнәләр. “Безнең өчен иң куанычы – яхшы кәеф”, ди түбәнкамалылар. Спорт чаралары ел дәвамында оештырылачак. Бу көнне түбәнкамалылар кан басымын үлчәп, табиб киңәшләрен дә ишетә алдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев