Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Урманнарны янгыннар, бәла-казалардан саклау төп бурычыбыз

Түбән Камага эшлекле сәфәр белән килгән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләр алдында шундый максат куйды.

Камаз машинасы янгын сүндерү өчен кыш көне кулланылмаса да, аның йөртүчесе техниканы гел карап, тикшереп тора. Апрель аенда махсус режим башлану белән гараждагы барлык машиналар өчен эш сезоны старт алачак.

"Түбән Кама ураман хуҗалыгының гаражында 6 машина тора, янгын чыга калса алар тиз арада урынга чыгарга әзер. Иң көчле техника Камаз машинасы, аңа 3 тонна су сыя", - ди Түбән Кама урман хуҗалыгының янгын сүндерү станциясе җитәкчесе Рөстәм Яруллин 

Янгын сүндерү станциясе торышы белән Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та танышты. Ул техникаларның яңа сезонга әзерлеген һәм хезмәткәрләрең нинди шартларда эшләвен карады. 

"Узган ел Республика буенча янгынга каршы режимны яхшы уздык.  Эшлекле сәфәр кысаларныда без авыл  җирлекләрен җыеп, аңлату эшләре алып барабыз. Авыллардагы барлык территорияләр дә чүптән чистартылган бларга тиеш, чөнки алар урманнарга якын урнашкан.  Ә ут урманга җитсә, аны туктатуы авыр", ди - ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров

 

Түбән Кама урман хуҗалыгында барлыгы 43 мең гектардан артык урманнар бар. Алар бездә генә түгел, Зәй, Сарман, Тукай районнарында да урнашкан. Соңрак хакимияттә узган җыелышка, авыл башлыклары да чакырыла. Аларга халык белән эшләү, җирләрне тәртиптә тотуны күзәту бурычы йөкләнә. Урман хуҗалыгы министры шулай ук балалар белән эшләүгә басым ясарга кушты. Мәктәпләрдә “Яшь урманчылар” түгәрәкләре булдырырга, булачак белгечләрне хәзер үк тәрбияләргә кирәк, дип бедерде. Ахырда урман хуҗалыгында эшләп, уңышларга ирешүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев