Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар һәм райондашларыбыз өлешчә мобилизациягә эләккән ир-атларга ярдәм кулы сузуларын дәвам итәләр

Хатын-кызлар йөзләгән пар оекбаш, бияләй-перчаткалар, жилетлар бәйлиләр. Бу эштә Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләр дә активлык күрсәтә, алар җылы киемнәрне кич утырып бәйлиләр. Безнең төшерү төркеме шундый игелекле түбәнкамалы Гәүһәрия Ханжинада булып кайтты.

Пенсионер Гәүһәрия Анжина бүгенгә 40лап җылы оекбаш һәм шул кадәр үк перчатка бәйләп тапшырган. Кукмарага барып, хәтта 4 капчык сарык йоны да алып кайткан, йомгакларны шәһәрдәшләр дә биргән. 

"Мин бик күп бәйләдем инде, хәзер санап та бетерә алмыйм. Бәйлим дә махсус пунктка тапшырам, бәйлим дә тапшырам. Өстәвенә без солдатларга күчтәнәчләр дә җибәрәбез. Менә оекбашларны бәйли-бәйли бармакларымны тишеп бетердем, ярылып беттеләр, хәзер күпчелек жилетлар бәйлиләр", - ди пенсионер Гәүһәрия Ханжина.

Гәүһәрия апаның игелекле эш белән шөгыльләнүен белгән күршеләре дә аңа кушылырга булган, мисал өчен бу оекбашларны Маргарита исемле ханым алып килгән. Аларны да солдатларга җибәрәчәкләр. Ә болары Кама Аланы бистәсендә яшәүче хатын-кызлар. Оста куллы булудан тыш, алар олы йөрәкле дә. Бүген тырыша-тырыша жилетлар, оекбашлар бәйлиләр. Моңа кадәр шарфлар, балаклавалар теккәннәр. Хатын-кызларны вацапта оекшкан «Нижнекамск для фронта» төркеме берләштерә. Администраторлар җылы киемнәрне махсус пункталарга тапшыралар, аннары инде аларны өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә җибәрәләр. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев