Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев бүген туган көнен билгели

Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданина 71 яшь тула. Гомер бәйрәмен Рөстәм Ганиев эш урынында каршылый. Котлау сүзләрен безнең иҗат төркеме дә җиткерде

Гармун моңнарына кушылып, яшьлек урамнарын урап кайткан кебек татар конгрессы вәкилләре Рөстәм Ганиевны туган көне белән котларга ашыга. Гомер бәйрәмен ул эш урынында каршылый. Иртәдән үк  кунаклар өзелми.  

Изге теләкләр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр мулдан була. Хезмәт коллективы өчен Рөстәм Ганиев таләпчән, төгәл, җитди, шул ук вакытта ярдәмчел җитәкче. 40 елдан артык “Шинник” спорткомплексы директоры булып эшли. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган. Җитәкче киләчәктә  стадион төзү хыялы белән яши.

Җырлый, бии, гармунда уйный, әйтерсәң лә, чын артист. Рөстәм Ганиевның тагын бер аерылгысыз сыйфаты бар – ул милли җанлы. 20 елга якын Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеген җитәкли. Мәктәп укучылары арасында “Көйле-моңлы татар җыры” бәйгесен уздыра, шәһәр күләмендә “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе эшчәнлеген оештыруда актив катнаша.

Рөстәм Ганиев күптөрле дәрәҗәләргә, дүләт бүләкләренә ия. Шулар арасында иң кадерлесе – «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме ди, мөхтәрәм шәһәрдәш. Тумышы белән Минзәлә районыннан булса да,  тормышы шушында үтә. Янәшәсендә – гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев