Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада “Ел тәрбиячесе - 2023” бәйгесенең зона этабы узды

Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, логопедлар, физик культура инструкторлары үзләренең һөнәри алымнары белән таныштырдылар. Жюри әгъзалары беренче чиратта – белгечләрнең балаларны кызыксындыра алу яки алмавына игътибар бирә.

"Мин тото, мин рюкзак тото минем сезгә бүләк бар рюкзакны ачып балалар белән яңа предметлар өйрәнәбез мисалга бүген уенчыкларны кулланыдым", - ди Яр Чаллы Яр Чаллы шәһәренең 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

Рәйхана Хөсәенова сабыйлар белән ничек эшләвен күрсәтә. Әлеге рюкзак аның төп ярдәмчесе. Аның белән ул 1-3 яшьлек балаларны өйрәтә.

"Һәм үз эшемдә иң зур проблемаларның берсе - ул кечкенәләр белән онытылган алымнарны искә төшерергә кирәклеген тотып шул юнәлештә эшли башлдым. Без 4 юнәлеш буенча эшлибез - сөйләм теле гигиена, туклану өлкәләрен өйрәнәбез", - ди Яр Чаллы Яр Чаллы шәһәренең 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Ә менә 97 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Нестерова балаларны гади картон кәгазеннән ясалган стаканчиклар белән кызыксындара. Алардан ул төрле уенчыклар, - телефон, курчак, музыка кораллары ясаган. Шуларга карап кечкенәләр фикерләү сәләтен арттыралар, иҗади яктан ачылалар, ди белгеч. 

"Бүген Түбән Кама җирлегендә "Ел тәрбиячесе - 2023" бәйгесенең зональ этабы уза. Монда Тукай, Алабуга районнарыннан, Яр Чаллы  шәһәреннән килделәр. Алар үзләренең әзерлекләрен күрсәтәләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар", ди - мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева

Тәрбиячеләрнең чыгышларын фән һәм мәгариф министрлыгының белгечләре бәяли. Беренче чиратта алар – педагогларның балаларны кызыксындыра ала яки алмавына игътибар итәләр. Зона этабында жюри Татарстан буенча 135 педагогны сайлаячак. Иң көчлеләр финалга чыгачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев