Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада үзәк су коену урыны Красный Ключтәге Изге Чишмәдә булачак

Купель территориясен инде тәртипкә китергәннәр. Кешеләр уңайлылыгы өчен, шулай ук чиркәүләрдә аруландырылган сулар да әзерләп куйганнар.

Качмануга әзерлекне кайбер шәһәрдәшләр алдан ук башлый. Көн саен Красный Ключтагы Изге Чишмәгә килеп суга чумылалар. Соңгы берничә елда Түбән Камада бәке казымыйлар. Салкын суга чумарга теләүчеләр бу йоланы махсус билгеләнгән урында башкаралар. Качману бәйрәмендә су коенырга теләгән түбәнкамалыларны Красный Ключтәге Изге Чишмәдә көтеп калалар. Мисал өчен хәзер купельдагы суның температурасы 4 градуска кадәр җылы. Синоптиклар иртәгә дә шушындый ук уңайлы һава торышы фаразлый. Изге Чишмә территориясе инде тәртиптә – баскычлар кар, боздан чистартылган. Кагыйдә буенча, бәйрәм көнендә тәртип сакчылары һәм табиблар кизү торачак. Гомүмән иртәгә шәһәр һәм районда коену өчен 9 урын әзерлиләр. Бәкеләрне  Кама Аланы бистәсендә һәм Олы Аты авылында ясаячаклар. 

"Крещение булгач Келәтлегә барып су алып кайтам, рәхәтләнеп ел буе шушы суны эчәбез, аңа берни дә булмый", - ди чиркәүгә килеп йөрүче Сергей Малов

Сергей Малов Тынычлык проспектындагы Рождество Христово чиркәвенә йөрүче. Егет берничә көн буе саваплы эштә катнаша, Качмануда чиркәүгә килүчеләр өчен су ташый. Ә бу вакытта Анна Малова суларны, кешеләргә алып китәргә уңайлы булсын өчен шешәләргә тутыра. Иртәгә Качману бәйрәмендә чиркәүгә килүчеләр аны үзләре белән алып китә алачак.

"Качману көне Иисус Христосның иорданьга кереп чумылган көне, аның безгә күренгән көне. Суны батюшкалар гына аруландыра ала, аның сыйфаты да икенче төрле була", - ди Анна Малова

Бәйрәм көнендә Түбән Каманың барлык чиркәүләрендә гыйбадәтләр узачак.  

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев