Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Җырчы табиб йөрәге

Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасының атказанган табибы, Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән очрашу узды. Ул гомере буе хатын-кызлар табибы булып эшли. Ак халатлы фәрештә булуы белән беррәттән Марс Хәмәтюныс улы күңелендә әдәбиятка мәхәббәт йөртә. Йөзләгән шигырь иҗат итә.

Шагыйрь “Мәхәббәтле хушбуй исләрең” шигыренең килеп чыгуы турында сөйли. Залда утыручылар рәхәтләнеп көлә. Марс Хафизов менә шундый җор телле, йомшак, тик кирәк вакытта җитди дә.  

"93 нче елда "Яраларны юа мәхәббәт" дигән беренче китабым чыкты мин аны Фәнзаман Батталга күрсәттем", - ди Марс Хафизов 

Тукай районы Биклән авылында туып үскән егет хатын-кызлар табибы һөнәрен үзләштерә. Гомере буе гүзәл затларны дәвалый. ТР атказанган табибы исеменә лаек була. Тик һәрвакыт күңелендә туган телебезгә, әдәбитка мәхәббәт йөртә, һәм шигырьләр иҗат итә башлый. “Яраларны юа мәхәббәт”, “Мин ярата беләм”, “Бер елмаюың җитә”...Марс Хафизов 14 китап авторы. Яңа җыентыгын 37 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Мәдинә ханымга багышлый. Исеме – “Синең өчен”. Шәһәрдәшебезнең дистәләгән шигыре җырга да әверелә. Луиза Батыр-Болгари, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Әсхәдуллин, Илһам Хисмәтуллин һ.б композиторалар аның иҗат җимешләренә җырлар язалар. 

"Марс Юнысович 200 җыр авторы, аның иҗат җимешләрен Салават, Гүзәл Уразова кебк җырчылар башкаралар. Ул җырлары популярлашкач тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлады, менә бүген без 14нче китабын тәкъдим итү кичәсенндә", - ди композитор Илһам Хисмәтуллин 

Танылган шәһәрдәшебез беән очрашу Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Вәт, өчпочмак” проекты кысаларында оештырыла. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев