Күзне ачсам, шунда әбкәй йөзе,
Күзне йомсам, әбкәм күңелемдә.
Әби, әбкәм минем өчен генә
Янып яши шушы гомерендә.
Мин, дип яши, мин дип, янып-көя,
Мин дип үтә аның көннәре.
Миңа укый изге догаларын:
«Имин булсын, улым, көннәрең!»
Рәхим-шәфкать тели әби миңа.
Ничек инде аны яратмаска?!
Сөенечләр, куанычлар белән
Әбиемне ник...