Туган як

Сабак алган

Борын-борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул кешеләрнең һәрбер әйткән сүзенә ышана торган булган. Яман кешеләр аның бу гадәтеннән явызларча файдаланганнар. Ә туганнары малайны ничек тә акылга өйрәтергә уйлаганнар. Беркөнне аңа: «Иртәгә кызыл кар ява», - дигәннәр. Ул, гадәттәгечә, бу сүзгә ышанган һәм кызыл кар яуганны көтә башлаган. Әмма ул...

Борын-борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул кешеләрнең һәрбер әйткән сүзенә ышана торган булган. Яман кешеләр аның бу гадәтеннән явызларча файдаланганнар. Ә туганнары малайны ничек тә акылга өйрәтергә уйлаганнар. Беркөнне аңа: «Иртәгә кызыл кар ява», - дигәннәр. Ул, гадәттәгечә, бу сүзгә ышанган һәм кызыл кар яуганны көтә башлаган. Әмма ул яумаган. Бу хәлдән соң малай һәрбер сүзгә ышанмый башлаган. Ә кешеләр теленә, булмастай эш турында сөйләшкәндә «Кызыл кар яугач» дип әйтү гадәте кереп калган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: