Туган як

Дәү әниемне яратам

Дәү әниемнең исеме - Рафика. Ул Шәңгәлче авылында яши. Аңа 70 яшь. Дәү әнием 1941 елның августында Ташлык авылында туган. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә бик тырыш, күп эшли, уңган, сабыр холыклы. Алар Җәлил бабам белән бергә, матур гаилә корып, 48...

Дәү әниемнең исеме - Рафика. Ул Шәңгәлче авылында яши. Аңа 70 яшь. Дәү әнием 1941 елның августында Ташлык авылында туган. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә бик тырыш, күп эшли, уңган, сабыр холыклы. Алар Җәлил бабам белән бергә, матур гаилә корып, 48 ел тату гомер иткәннәр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Шуларның иң кечесе минем әнием - Җәмилә.

Дәү әнием безнең кайтуны һәрвакыт тәмле итеп бәлеш пешереп көтеп ала. Ул мине һәм абыемны конфетлар белән сыйлый.

Мин әбиемне бик яратам һәм аңа исәнлек-саулык, озын гомер телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: