Туган як

Чаңгы ярышында

Мин алтынчы класста укыйм. Физкультура укытучыбыз: «Алдагы дәрестә өч класс арасында чаңгы ярышы оештырабыз, әзерләнеп килегез», - диде. Менә спорт костюмнарыбызны киеп, чаңгыларыбызны алып, ярышка чыктык. Без эстафета ярышында көч сынашырга тиеш идек. Укытучыбыз, һәрбер класстан унар кеше сайлап, команда ясады. Мин дә бер командага эләктем. Калган классташлар безнең җанатарлар...

Мин алтынчы класста укыйм. Физкультура укытучыбыз: «Алдагы дәрестә өч класс арасында чаңгы ярышы оештырабыз, әзерләнеп килегез», - диде.

Менә спорт костюмнарыбызны киеп, чаңгыларыбызны алып, ярышка чыктык. Без эстафета ярышында көч сынашырга тиеш идек. Укытучыбыз, һәрбер класстан унар кеше сайлап, команда ясады. Мин дә бер командага эләктем. Калган классташлар безнең җанатарлар булды.

Без чаңгы юлына бастык. Әмер булуга ярыш башланды. Ул бик киеренке узды. Без бөтен көчебезне куеп узыштык. Һәр команда беренче урынга чыгарга тели иде шул. Команда составында ярышу бик җаваплы икән ул. Үзең өчен генә түгел, бөтен команда өчен тырышырга туры килә. Бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга кирәк: без шушы кагыйдәне үтәргә тырыштык.

Ярыш тәмам. Безнең команда җиңде. Моңа барыбыз да шатландык. Җанатарларыбыз безне котладылар. Алар да безнең белән бергә шатландылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: