Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чиратта — дөнья беренчелеге

Шәһәребездәге икътисад-хокук колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексында милли һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче Булат Вафин Түбән Каманың спорт даны елъязмасына яңа матур сәхифә язды. Узган ял көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада 1995-1997 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Россиянең рәсми беренчелеге үткәрелде. Анда Татарстан данын якларга тиешле республика җыелма командасына Түбән...

Шәһәребездәге икътисад-хокук колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексында милли һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче Булат Вафин Түбән Каманың спорт даны елъязмасына яңа матур сәхифә язды.

Узган ял көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада 1995-1997 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Россиянең рәсми беренчелеге үткәрелде. Анда Татарстан данын якларга тиешле республика җыелма командасына Түбән Камадан бер Булатны гына керткән иделәр. Егет үзенә күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклады. Ул көч сынашкан 55 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә унсигез көрәшче булып, шулар арасында Булат беренче урынны яулады. Көрәш келәмендәге дүрт әйләнешнең өчесендә ул көндәшләрен, көндәшләр теле белән әйтсәк, «чистага сукты», ә финалда моңа кадәр Россия чемпионы булган Карачай-Черкес республикасы егетен баллар буенча җиңде.

Россиянең егермегә якын төбәгеннән җыелган иң көчле 15-17 яшьлек көрәшчеләр бәйгесендә Татарстан җыелма командасының җиңүенә (икенче һәм өченче призлы урыннарда - Чиләбе һәм Карачай-Черкес спортчылары), шулай итеп, безнең Булат Вафин да лаеклы өлеш кертте. Аның тренеры Илнар Гәрәев өчен дә зур шатлык бу.

Шушы җиңүе Булатка Россия җыелма командасына кертелеп, 15-17 яшьтәгеләрнең дөнья беренчелегендә катнашу хокукы бирә, анысы быел август аенда Рязань шәһәрендә үткәреләчәк.

Моңа кадәр Түбән Каманың ике спортчысы - Реваль Садыйков һәм мәрхүм Шамил Садриев билбаулы көрәш буенча зурлар бәйгесендә башта - Россия, аннары дөнья чемпионы булуга ирешкән иделәр. Инде менә хәзер Булат Вафинның яшьләр арасында шундый ук дөньякүләм җиңү яуларга өмете бар. Бу мөмкинлекне тормышка ашыру максатын алга куеп, ныклап әзерләнергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X