Туган як

Хәтеремдә озак сакланыр

Мин Сәгыйть бабаемны бик ярата идем. Ул хәзер вафат инде. Ләкин минем өчен һаман исән кебек. Авыр чакларда гел янымда шикелле. Мин аның көчен тоеп яшим. Бабаем бик уңган, аның кулыннан бөтен эш тә килә иде. Ул агачтан бик матур итеп өй өчен кирәк әйберләрне ясый иде. Һәр эшен җиренә...

Мин Сәгыйть бабаемны бик ярата идем. Ул хәзер вафат инде. Ләкин минем өчен һаман исән кебек. Авыр чакларда гел янымда шикелле. Мин аның көчен тоеп яшим.

Бабаем бик уңган, аның кулыннан бөтен эш тә килә иде. Ул агачтан бик матур итеп өй өчен кирәк әйберләрне ясый иде. Һәр эшен җиренә җиткереп башкарды. Ватылган әйберләрне дә тиз генә төзәтеп бирә иде. Мин аның ничек эшләгәнен күзәтеп тора идем. Миңа иң беренче кармакны да бабам ясап бирде. Безне - оныкларын бик ярата иде ул. Көчебездән килердәй эшләргә дә өйрәтте. Мин, кирәк булганда, бабама булыша идем. Җәй көннәрендә без аның белән печәнгә йөрдек. Ул безне җиләк җыярга да алып бара иде.

Бергәләшеп Сабантуе бәйрәмнәрен карый идек. Мин бабам белән ат чабышларын аеруча яраттык. Ул чакларны әле хәзер дә сагынып искә алам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: