Туган як

Бердәнберем минем

Бу дөньяда кояш нурларына сөенеп, кошлар сайравына куанып яшәвем, тыныч йокым, тәмле ашым өчен әниемә рәхмәтлемен. Минем әни бу дөньяда Иң уңганы, матуры. Нинди бәхет минем өчен Шундый әни булуы. Әнием - җил-давыллардан саклаучым да, усаллардан яклаучым да, төрле һөнәрләргә өйрәтүчем дә. Аннан изге кеше юк. Әниләрне хөрмәт итәргә, күңелләрен...

Бу дөньяда кояш нурларына сөенеп, кошлар сайравына куанып яшәвем, тыныч йокым, тәмле ашым өчен әниемә рәхмәтлемен.

Минем әни бу дөньяда

Иң уңганы, матуры.

Нинди бәхет минем өчен

Шундый әни булуы.

Әнием - җил-давыллардан саклаучым да, усаллардан яклаучым да, төрле һөнәрләргә өйрәтүчем дә. Аннан изге кеше юк. Әниләрне хөрмәт итәргә, күңелләрен күрергә кирәк. Аны сатып алып та, эзләп табып та, алыштырып та булмый. Әнисе булган бала бәхетле, бары тик әни генә балага шатлык китерә, әни генә яшәргә көч бирә.

Әниләргә мәдхия җырлау борынгыдан калган бит. Минемчә, һәрбер әни үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе үзе дә бик матур яңгырый бит.

Янәшәмдә шундый таянычым булу белән мин бик бәхетле. Ул булганда гына көнем якты, күңелем саф, йокым тыныч, тамагым тук.

Бердәнберем син минем,

Таң йолдызым - әнием

Зур тормышта юл күрсәтеп,

Әйдәп баручым минем!

Саклыйк, яклыйк без әниләрне! Озак яшә, сәламәт бул, кадерле кешем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: