Туган як

Әниләр — гаҗәп кешеләр

«Җәннәт - аналарның аяк астында» дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер. Әнисен яраткан, хөрмәтләгән кеше, минемчә, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни безгә тормыш биргән, тудырган кеше. Без аңа мәңге бурычлы. Әниемне бик нык яратам. Ул булмаса, мин дә булмас идем бит. Тик мин аны тудырганы өчен генә түгел,...

«Җәннәт - аналарның аяк астында» дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер. Әнисен яраткан, хөрмәтләгән кеше, минемчә, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни безгә тормыш биргән, тудырган кеше. Без аңа мәңге бурычлы.

Әниемне бик нык яратам. Ул булмаса, мин дә булмас идем бит. Тик мин аны тудырганы өчен генә түгел, ә яхшылыгы өчен яратам. Әни бит шундый яхшы, начарлык эшләсәм дә мине гафу итә белә. Каян килә икән аңа шулкадәр сабырлык?!

Әнием бик матур минем. Аның матур күзләренә карап туймаслык, аның йомшак чәчләре хуш исле, куллары җылы, назлы.

Кызганыч, еш кына әниләрнең сүзләренә колак салмыйбыз. Аларга тиешле кадер-хөрмәт күрсәтмәгән кешеләр дә шактый бу дөньяда. Алар бит бездән ярдәм түгел, бары тик игътибар, җылы сүз көтә. Жәлләмик әниләребездән матур сүзләребезне, ягымлы карашыбызны.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: