Туган як

Урамда күңелле

Инде яз җитсә дә, көннәр салкын әле. Тик бу безне куркытмый. Җылы куртка, башлык, кышкы итекләр киеп, урамга уйнарга чыгабыз. Тау башыннан чанада, чаңгыда шуып төшү бик күңелле. Ә тимераяклар киеп, бозда шуу тагын да рәхәт. Җепшек көнне без кар атышып уйнадык, кар тәгәрәтеп, Кар бабай ясадык. Аңа таяклардан куллар,...

Инде яз җитсә дә, көннәр салкын әле. Тик бу безне куркытмый. Җылы куртка, башлык, кышкы итекләр киеп, урамга уйнарга чыгабыз.

Тау башыннан чанада, чаңгыда шуып төшү бик күңелле. Ә тимераяклар киеп, бозда шуу тагын да рәхәт.

Җепшек көнне без кар атышып уйнадык, кар тәгәрәтеп, Кар бабай ясадык. Аңа таяклардан куллар, күмердән күзләр, кишердән борын куйдык.

Тиздән бу уеннарны сагынып сөйләргә генә калыр инде, табигатькә яз килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: