Туган як

29 февральдә туганнар

Кышның соңгы көнендә Түбән Камада тугыз бала туган, шуларның өчесе - кыз, алтысы - малай. Бала табу йортының медицина статисты Олеся Фадеева сөйләвенчә, бу көнне 20 яшьлек Гөлфинә Һадиеваның бер минут аерма белән ике баласы - кызы һәм улы дөньяга килгән. 29 февраль дүрт елга бер мәртәбә туры килгәнлектән, бу...

Кышның соңгы көнендә Түбән Камада тугыз бала туган, шуларның өчесе - кыз, алтысы - малай.

Бала табу йортының медицина статисты Олеся Фадеева сөйләвенчә, бу көнне 20 яшьлек Гөлфинә Һадиеваның бер минут аерма белән ике баласы - кызы һәм улы дөньяга килгән. 29 февраль дүрт елга бер мәртәбә туры килгәнлектән, бу көнне туган кешеләр сирәк очрый һәм һәрберсе ниндидер сәләткә ия була, диләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: