Туган як

Көрәш келәмен тәкъдим итү

Хәзерге заманда бик матур бер гадәт - яңа әйберне, китапны һ.б. презентацияләү барлыкка килде. Аны тәкъдим итү, яки гадиләштереп, күрсәтү дип атарга була. Уратма мәктәбенә әле яңа гына кайтартылган көрәш келәмен тәкъдим итү уңаеннан спорт залында уздырылган тантанада авылның көрәшчеләре, спонсорлар, депутатлар катнашты. Көрәш келәме авылга һәрьяклы ярдәм күрсәтүче депутатлары...

Хәзерге заманда бик матур бер гадәт - яңа әйберне, китапны һ.б. презентацияләү барлыкка килде. Аны тәкъдим итү, яки гадиләштереп, күрсәтү дип атарга була. Уратма мәктәбенә әле яңа гына кайтартылган көрәш келәмен тәкъдим итү уңаеннан спорт залында уздырылган тантанада авылның көрәшчеләре, спонсорлар, депутатлар катнашты.

Көрәш келәме авылга һәрьяклы ярдәм күрсәтүче депутатлары Әнәс Миңнәхмәтов ярдәмендә алынган. Дөресен генә әйткәндә, республиканың татар милли көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка язмача үтенеч юлламакчы булганнар. Рәсми куллар аша үтә-үтә ул хат күпме йөрер иде икән, ярый әле депутатлары Ә.Миңнәхмәтов үзе Марат Готович янына барган һәм көнендә үк мәсьәләне хәл итеп тә кайткан.

- Без үскәндә берәр яңа әйбер алсалар, берүк ертмагыз, саклап тотыгыз, дип әйтәләр иде олылар. Сез дә саклагыз, әмма көрәш келәме тик ятмаска тиеш. Көн дә шөгыльләнеп, көрәшнең яңа алымнарын үзләштерегез. Келәм ул тагын алыныр, иң мөһиме, физик чыныгу - һәр егет өчен мөһим. Спорт белән дус булыгыз, - дип әйтеп үтте тантанада ясаган чыгышында Ә.Миңнәхмәтов. Депутатның бүләге моның белән генә бетмәгән иде, ул көрәштә җиңүчеләргә призлар һәм «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче җиденче класс укучысы Гөлшат Шиһаповага махсус бүләк тә алып килгән. Республикакүләм чаңгы ярышында катнашкан 57 укучы арасында Гөлшат 7нче урынны алган булган.

1966 елдан башлап унбиш мәртәбә авыл Сабантуеның баш батыры булып калган Фәйзеләхәт Әмирханов та чыгыш ясап, үсмерләргә спорт белән шөгыльләнүнең зарурлыгы хакында искәртте.

Спорт залының яртысын диярлек алып торган өр-яңа көрәш келәмен кунакларга күрсәт тә, ничек итеп аны сынамыйча кал инде?! Бил алышу ике авырлык үлчәвенә бүленеп барды. 31-43 килограмм авырлыктагы үсмерләр арасында призлы урыннарны җиденче класс укучылары алды: (беренче - Фәрит Гыйниятуллин, икенче - Рәмис Әбеләесов, өченче - Булат Мөхәммәтшин). 43-58 килограмм авырлыктагы көрәшчеләрдән Ринат Газизуллин (9нчы класс) - беренче, Раиф Җиһаншин - икенче, Вадим Афзалов (икесе дә 8нче класста) - өченче. Абсолют батыр исемен Ринат Газизуллин яулады.

Көрәштән тыш, бу көнне биредә армспорт ярышы да уздырылды. Анысында исә кул көчен сынашу классларга бүленеп алып барылды. 6нчы һәм 7нче класс малайларыннан нык беләклеләре Ришат Нуриев, Булат Глюмов, Әнвәр Фәррахшин булып чыкты, ә 8нче һәм 9нчы класста укучылардан - Айназ Афзалов, Вадим Афзалов, Ринат Газизуллин. 10нчы-11нче класстан Булат Мөхлисов, Булат Яхин, Айрат Хаҗипов призлы урыннарны бүлештеләр.

Турникта 34 мәртәбә тартылып, Булат Мөхлисов беренчелекне алды. Раиф Җиһаншин - 29, ә Булат Яхин 21 мәртәбә тартыла алдылар.

Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләрне ветеран көрәшчеләр һәм, шулай ук, депутат Ә.Миңнәхмәтов, мәктәп директоры И.Мөхлисов, авыл җирлеге башлыгы А.Гарифуллин тапшырды. Башлангыч класслар арасында уздырылган шахмат ярышларында җиңү яулаган укучыларны да бүләкләделәр. Малайлардан Инзил Хаҗипов - беренче, Фәрит Хаҗипов- икенче, Нурислам Садыйков - өченче; ә кызлардан Камилә Әгъләмова - беренче, Гөлия Хәкимуллина - икенче, Алия Әхмәтшина - 3нче урында.

Уратма укучылары спорт белән шөгыльләнүдән тыш, музыкага да тартылалар икән. Кичәләр үтә торган зал ягыннан барабан тавышы ишетелгәч, ишеген ачып караган идем. Сәхнәне тулысынча биләп алган уен корллары арасында берсе - аккордеонда, икенчесе барабанда уйнаучы ике җитди егет күзгә чалынды. Баксаң, шушы уку елы башыннан биредә музыка мәктәбе оештырылган. Түбән Камадагы 1нче музыка мәктәбе филиалы буларак ачылган ул мәктәптә 28 бала вокал, баян, курай, фортепиано классларында шөгыльләнә. Дүрт укытучы атнага ике мәртәбә шәһәрдән килеп музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә. Музыкаль белем алу бер укучыга аена 300-350 сумга төшә. Өстәвенә, хәзерге вакытта биредә ике ансамбль оешып килә: берсе - укучыларныкы, икенчесе - авыл яшләренеке. Музыка мәктәбе ачу уе белән янучы исә авыл җирлеге башлыгы А.Гарифуллин булган. Ул үзе «нервыда гына уйныйм мин», дип сүзне шаяртуга борса да, синтезаторда, барабанда һәм гитарада уйный, диделәр. Аның ярдәме белән электрон пианино һ.б. алып куйганнар. Юллый торгач, укучыларга үз өйләрендә уйнау өчен, шәһәр кешеләреннән дүрт пианино алып кайтканнар. Музыка белеме алу турында таныклык та биреләчәк ул балаларга. Кыскасы, биредә белем алу һәм һәрьяклы үсеш өчен шартлар һич тә шәһәрнек 85 бала укый. Узган елны авылда нибары дүрт сабый туганын исәпкә алсаң, алга таба укучылар саны ишәясенә һич тә өметләнеп булмый...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: