Туган як

Минем өчен яши

Күзне ачсам, шунда әбкәй йөзе, Күзне йомсам, әбкәм күңелемдә. Әби, әбкәм минем өчен генә Янып яши шушы гомерендә. Мин, дип яши, мин дип, янып-көя, Мин дип үтә аның көннәре. Миңа укый изге догаларын: «Имин булсын, улым, көннәрең!» Рәхим-шәфкать тели әби миңа. Ничек инде аны яратмаска?! Сөенечләр, куанычлар белән Әбиемне ник...

Күзне ачсам, шунда әбкәй йөзе,

Күзне йомсам, әбкәм күңелемдә.

Әби, әбкәм минем өчен генә

Янып яши шушы гомерендә.

Мин, дип яши, мин дип, янып-көя,

Мин дип үтә аның көннәре.

Миңа укый изге догаларын:

«Имин булсын, улым, көннәрең!»

Рәхим-шәфкать тели әби миңа.

Ничек инде аны яратмаска?!

Сөенечләр, куанычлар белән

Әбиемне ник шатландырмаска?..

Көнем туса, әбием янымда,

Көнем үтсә, әбием уемда.

Әби, әбкәм минем өчен генә

Янып яши шушы дөньяда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: