Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Барыбыз да катнашыйк!

Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 4 мартта, иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр барлык сайлау участокларында Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча тавыш бирү үткәрелә. Гражданлык бурычын үтәү өчен, үзегезнең сайлау участогына паспортыгыз белән киләсез, һәм сезгә бюллетень бирәчәкләр. Ул бюллетеньдә - Президентлыкка биш кандидатның исем-фамилияләре (алфавит тәртибендә - Жириновский, Зюганов, Миронов, Прохоров,...

Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 4 мартта, иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр барлык сайлау участокларында Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча тавыш бирү үткәрелә.

Гражданлык бурычын үтәү өчен, үзегезнең сайлау участогына паспортыгыз белән киләсез, һәм сезгә бюллетень бирәчәкләр. Ул бюллетеньдә - Президентлыкка биш кандидатның исем-фамилияләре (алфавит тәртибендә - Жириновский, Зюганов, Миронов, Прохоров, Путин). Аларның кайсысы өчен тавыш бирергә теләсәгез, шуның исем-фамилиясе турысындагы шакмакка теләсә нинди билге куегыз.

Шәһәребездәге 1нче Көньяк сайлау округында әле, моннан тыш шәһәр советына өстәмә рәвештә депутат сайлау да була.

Барлык сайлаучыларга исемле чакырулар таратылган, анда сайлау участогының адресы һәм телефоны күрсәтелгән. Авыруыгыз аркасында сайлау участогына бара алмасагыз, 4 мартта 14 сәгатькә кадәр телефоннан шалтырата аласыз, һәм комиссиядән өегезгә килерләр. Тавыш бирү көнендә каядыр китәргә мәҗбүр булсагыз, алдан үзегезнең участок сайлау комиссиясеннән «открепительный» таныклык алып, теләсә кайсы башка сайлау участогында тавыш бирә аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев