Көн вакыйгасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Батырлар истәлегенә: Түбән Каманың Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә мемориаль экспозиция ачылды
Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә мемориаль экспозиция ачылды. Истәлек тактасына дүрт солдатның портреты урнаштырылды.
-
Муса Җәлилнең тууына 120 ел: Түбән Камада каһарман шагыйрьне искә алдылар
Түбән Камада Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек улының тууына 120 ел тулды.
-
Түбән Кама – лидерлар рәтендә
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу атнада эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Ул шәһәр һәм муниципаль район Советларының хисап сессияләрендә катнашты.
-
Түбән Кама волонтерлары алгы сызыкка ике меңгә якын маскировка челтәрләре җибәргәннәр
«Маскировка челтәрләре НК» төркеме волонтерлары хәрбиләрнең гомерен саклаучы ятьмәләр үрәләр.
-
«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары Түбән Кама укучыларына исән калу беләзекләре үрергә өйрәттеләр
36нчы мәктәптә «Игелекле йөрәкләр» волонтерлары мәктәп укучылары өчен исән калу беләзекләре үрү буенча осталык дәресе үткәрде.
-
Түбән Кама эшмәкәре Далер Кәбиров хәрбиләр өчен 180 мең сумлык гуманитар ярдәм сатып алган
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Далер Кәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга күләмле гуманитар ярдәм күрсәтте.
-
Түбәнкамалыларның уртак көче белән
Гыйнвар аеның соңгы шимбәсендә Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына быелгы беренче зур гуманитар йөк озатылды. Аның гомуми күләме 45 тонна тәшкил итте.
-
Дүртенче көн тоташ кар ява: Түбән Кама коммуналчылары көчәйтелгән режимда эшлиләр
Көн саен шәһәрне 83 берәмлек махсус техника чистартырга чыга, шуларның 40ы - үзәк, 11е - квартал эчендәге, 32се - йорт яны территорияләрен җыештыруга җәлеп ителә.
-
Безнең илдә җитештерелгән «АТОМ» яңа электромобилен Түбән Камада рәсми тәкъдим иттеләр
Түбән Камада «АТОМ» электромобиленең рәсми презентациясе узды.
-
Түбән Кама вәкилләре «Күрше фест» җиңүчеләре булды
Конкурска Татарстанның төрле почмакларыннан барлыгы 585 гариза кергән, шуларның 29ы — Түбән Кама районыннан.
-
Түбән Камада күчмә зоопарклар һәм хайваннар катнашындагы циркларны тыйдылар
Карар хайваннарны яклауга һәм халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
-
Халык тыңлаулары: Түбән Камада җылылык белән тәэмин итү стратегиясен сайлыйлар
Түбән Камада 2026 елга шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проекты турында фикер алыштылар.
-
Түбән Камада су басу белән бәйле вәзгыятьне тәүлек буе күзәтәләр
Кыш җылы булу сәбәпле, быел су басуны гадәттәгедән иртәрәк көтәләр.
-
Түбән Кама балалар хастаханәсе яңа реанимобиль алды
Реанимобиль Казанда медицина ярдәме күрсәтүне «өченче дәрәҗәгә» күчерүгә мохтаҗ «авыр» пациентлар өчен каралган.
-
Киң күңелле блогер
Түбән Кама блогеры фатирында бәрән һәм чеби асрый. Икесенең дә язмышы бик катлаулы.