Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Көн вакыйгасы

Түбән Камада күчмә зоопарклар һәм хайваннар катнашындагы циркларны тыйдылар

Карар хайваннарны яклауга һәм халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Түбән Камада башка төбәкләрдән килгән күчмә зоопарклар һәм хайваннар катнашындагы циркларны тыйдылар. Түбән Кама районы җитәкчесе Радмир Беляев шул хактагы карарны Телеграм-каналында урнаштырган.

Аның сүзләренчә, моның сәбәбе — Саратов өлкәсе эшкуары эшчәнлегендә җитди закон бозуларның ачыклануы. Тикшерүне Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) үткәргән.

Беляев билгеләп үткәнчә, хайваннар катнашындагы теләсә нинди күңел ачу чаралары хәзер профильле ведомстволар белән алдан килешенгән очракта гына үткәрелергә мөмкин. Бу, цирк тамашаларын һәм зоокүргәзмәләрне дә кертеп, барлык күчмә программаларга да кагыла.

«Без шәһәр халкы өчен күңел ачу инициативаларына каршы түгел, әмма аларның тиешле шартларда оештырылуы һәм хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелмәве зарур», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Карар хайваннарны яклауга һәм халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.


Татарстан прокуратурасы Саратов өлкәсе эшкуары оештырган зоопарк эшендә җитди хилафлыклар ачыклаган: хайваннарны тиешенчә карау, ашату һәм ветеринария контроле тәэмин ителмәгән, вольерлар начар җиһазландырылган, килгән кешеләр өчен киртәләр булмаган. Эшмәкәр лицензиясез эшләгән. Әлеге уңайдан административ эшләр кузгатылган, хилафлыкларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев