Дүртенче көн тоташ кар ява: Түбән Кама коммуналчылары көчәйтелгән режимда эшлиләр
Көн саен шәһәрне 83 берәмлек махсус техника чистартырга чыга, шуларның 40ы - үзәк, 11е - квартал эчендәге, 32се - йорт яны территорияләрен җыештыруга җәлеп ителә.
Уңга карасаң да, сулга борылсаң да – кар. Әйтерсең лә, танылган җырдагы сүзләр нәкъ менә бүгенге урам күренешен тасвирлый. Коммуналчыларның тырышлыгына карамастан, шәһәр юлларын бертуктаусыз яуган кардан арындыру җиңел түгел.
Бүген Кайманов урамындагы 11нче йортта яшәүчеләр уртак өмәгә чыкты. Алар арасында «синеке - минеке» дигән төшенчә юк. Әйләнә-тирәне бергәләп җыештыралар.
«Мондый ярдәмчел кешеләр булганда, бернинди бураннар да куркыныч түгел», - ди ишегалды җыештыручылары.
Синоптиклар алдагы көннәрдә дә кар явачак дип фаразлый. Бу коммуналь хезмәтләрнең өзлексез рәвештә көчәйтелгән режимда эшләүләрен дәвам итәчәк дигән сүз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев