Түбән Кама вәкилләре «Күрше фест» җиңүчеләре булды
Конкурска Татарстанның төрле почмакларыннан барлыгы 585 гариза кергән, шуларның 29ы — Түбән Кама районыннан.
Түбән Кама вәкилләре ишегалды инициативалары буенча «Күрше» республика халык конкурсында җиңделәр һәм үз проектларын гамәлгә ашыруга финанслау алачаклар. Җиңүчеләр исемлеге 1 июльдә басылып чыкты.
Анда «Добрый двор» проекты белән «Түбән Кама волонтерлык үзәге» оешмасы, «Добродвор: гаилә, күршеләр һәм койрыклы дуслар» проекты белән «Әйбәт» идарәче компаниясе, «Балачагым ишегалды: Советлар Союзына чуму» күршелек бәйрәме белән Гөлнара Нурмөхәммәдова керде.
Конкурс эшләре 12 майдан 15 июньгә кадәр кабул ителде. 9 июльгә кадәр акчалар җиңүчеләрнең счетларына күчәчәк. 12 июльдән җиңгән инициативаларны гамәлгә ашыру этабы башлана, һәм түбәнкамалылар үз идеяләрен тормышка ашыра алачак.
Конкурска Татарстанның төрле почмакларыннан барлыгы 585 гариза кергән, шуларның 29ы — Түбән Кама районыннан. Республика буенча 42 үзмәшгуль һәм 22 юридик зат җиңүче булды. Бу идарәче компанияләр, ТИҮләр, коммерциячел булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм вакыйгаларны үз ишегалларында оештырырга әзер булган актив шәһәр кешеләре.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев