Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалыларның уртак көче белән

Гыйнвар аеның соңгы шимбәсендә Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына быелгы беренче зур гуманитар йөк озатылды. Аның гомуми күләме 45 тонна тәшкил итте.

Бу машиналар фронтка китәчәк / Автор фотосы

Узган елда шәһәрдән МХО зонасына җибәрелгән беренче гуманитар йөкнең күләме 22 тонна булган. Быел исә бу күрсәткечне ике тапкырга арттырырга мөмкин булды. Бу шәһәр һәм район халкының бердәмлеге тагын да ныгуын ассызыклый.

Озын юлга 40 кубка якын төзелеш материаллары, эш кораллары, җылыткычлар, шиннар, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар һәм көнкүреш кирәк-яраклары төялгән ике фура һәм ике «Газель» автомобиле юл алды. Волонтерлар, эшмәкәрләр, район җитәкчелеге, битараф булмаган кешеләр һәм хәрбиләрнең гаиләләре әлеге гуманитар ярдәмне җыюга һәм туплауга зур өлеш кертте.

Шулай ук гуманитар йөк составында алты автомобиль дә бар иде. Болар – дүрт «УАЗ» һәм ике җиңел машина. Фронтка берничә прицеп та җибәрелде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Түбән Камадан барлыгы 58 берәмлек транспорт җибәрелгән.

«Бу чыннан да бар халыкның уртак көче белән җыелган гуманитар ярдәм. Эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре нык ярдәм итә. Волонтерлык оешмалары бик зур эш алып бара. Шәһәр дә гуманитар ярдәм күләмен арттыра алды һәм бу эшне дәвам итәчәк. Авыл җирлекләре, шәһәр халкы, ветераннар — барысы да үз өлешен кертә. Мин алар белән чиксез горурланам», – дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

Транспорт чыгымнарын шәһәр җитәкчелеге үз өстенә ала. Узган ел алар 5 миллион сум тәшкил итсә, быел бу максатка 15 миллион сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Волонтерлар гуманитар ярдәмне йөккә төяргә әзерли
Волонтерлар гуманитар ярдәмне йөккә төяргә әзерли

Бу көнне гуманитар йөкне туплауга зур өлеш керткән волонтерларны һәм МХОда катнашучыларны да билгеләп үттеләр. Аларга РФ Оборона министрлыгының «Фронтка ярдәм өчен», «МХОга ярдәм өчен» һәм «МХОда катнашучы» медальләре тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев