Киң күңелле блогер
Түбән Кама блогеры фатирында бәрән һәм чеби асрый. Икесенең дә язмышы бик катлаулы.
Блогер яңа гына туган бәрәнне үз канаты астына ала. Аның өчен әни була. Йорт хайванын авылдан шәһәр фатирына алып килә. Дәвалый, шешәдән ашата, тәрбияли.
«Безнең кунакка әти килгән иде. Менә сөйли инде. Бездә бер бәрән туган. Әнисе ашатмый, имезми. Менә алып кайттым. Күбесе үлә дип әйткән иде. Күреп торасыз, бик активный бәрән булды», ди Альбина Исмаева.
Бәрән ничек үсә? Ул нәрсә ашый? Танылган блогер барысын да социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара. Видеолары бик күп. Менә ул фатир буйлап әнисе артыннан памперста йөри, аның белән бергә ятып тора. Исмаевлар гаиләсендә чеби дә яши. Аңа дүрт ай. Күбесе озак тора алмас, үләр дисә дә, Альбина аны аякка бастыра. Кошчыкның үз өе бар. Анда барлык шартлар да тудырылган. Кояш исемле попугай белән бик дуслар.
«Бик акыллы алар. Тыныч. Күршеләр аларны ярата. Комачаулабыз. Менә алар матур итеп утыралар», ди Альбина Исмаева.
Әни дә, коткаручы да, якын дус та — йорт хайваннары түбәнкамалыны шулай күрәләр. Март аенда Альбина Исмаева чеби белән бәрәнне кире авылга кайтарачак, хәлләрен белешеп торачакмын, чөнки аларны үз балаларым кебек якын күрәм, ди блогер.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев