Түбән Кама эшмәкәре Далер Кәбиров хәрбиләр өчен 180 мең сумлык гуманитар ярдәм сатып алган
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Далер Кәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга күләмле гуманитар ярдәм күрсәтте.
Аның тарафыннан 180 мең сумга 100 пар оекбаш, 60 тартма кышкы аяк киеме һәм шул ук күләмдә оекбаш, перчатка, эчке кием сатып алынган.
Далер Кәбиров – Таҗиклар җәмгыяте вәкиле, ул Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә алгы сызыкка посылкаларны өченче тапкыр юллый.
Эшмәкәр изге гамәлләре белән мактанырга яратмый. Аның әйтүенчә, иң мөһиме — солдатлар файдасын күрсеннән. Бу юлы гуманитар йөкне диңгез пехотасында хезмәт итүче егетләр кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев