Түбән Кама волонтерлары алгы сызыкка ике меңгә якын маскировка челтәрләре җибәргәннәр
«Маскировка челтәрләре НК» төркеме волонтерлары хәрбиләрнең гомерен саклаучы ятьмәләр үрәләр.
Бу эш белән алар махсус хәрби операция башланганнан бирле шөгыльләнәләр. Төркемдә дистәләгән кеше бар: алар үзара аралашалар, киңәшләшәләр, тәҗрибә уртаклашалар.
«Үзебезнең егетләребезне өйдә көтеп калабыз. Аларга саулык-сәламәтлек телибез. Без аларны яратабыз», — ди волонтер Рәсимә Гарипова.
Төркем әгъзалары көненә бер, кайчак ике ятьмә үрергә өлгерәләр. Махсус хәрби операция зонасына бу үзәктән инде ике меңгә якын маскировка челтәре әзерләнеп җибәрелгән. Япмаларның төсләрен табигатьнең һәр сезонына туры китереп ясыйлар: җәйгә — яшел, көзгә — сары, кышка исә — ак төсләрдә.
Волонтерлар арасында «Берегиня» клубы әгъзалары да бар. Алар солдатларга төрлечә ярдәм күрсәтәләр: гуманитар йөк җыялар, хатлар язалар, йөрәккә җылылык бирүче талисманнар ясыйлар. Бу изге эштә теләгән һәркем катнаша ала. «Гаилә» үзәге Студентлар урамындагы 13нче йорт адресы буенча урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев