Түбән Кама – лидерлар рәтендә
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу атнада эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Ул шәһәр һәм муниципаль район Советларының хисап сессияләрендә катнашты.
Сессия башланыр алдыннан Алексей Песошин шәһәрнең 4 нче дәвалау корпусында булды. Кунаклар арасында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Республика онкология диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиев бар иде.
Делегация онкология белән авыручыларга амбулатор ярдәм күрсәтү үзәген карап узды. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Сергей Мерясев хастаханәдә эшләп килүче онкохезмәтне үзгәртеп кору презентациясен тәкъдим итте. Төп игътибар пациентлар өчен махсуслаштырылган ярдәмнән файдалану мөмкинлеген киңәйтү һәм аның сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Альмир Абашев сүзләренә караганда, беренче адым булып шәһәрнең бөтен онкологик хезмәтен Республика клиник онкодиспансеры белән берләштерү торачак. «Монда хирургия блогын, химиотерапия, диагностика бүлекләрен, онкологик амбулатор ярдәм үзәген үстерү кирәк булачагын без яхшы аңлыйбыз. Старт алдыннан барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак», – дип белдерде министр.
Кирәкле дарулар белән тәэмин итү һәм дәваланучыларны маршрутлаштыру төп бурычларның берсе булып тора. Үзгәрешләрдән соң түбәнкамалыларга башка шәһәрләргә барып йөрисе булмыячак.
Хисап сессиясе Түбән Кама химия-технология институтында узды. Анда кунакларны Беренче төзүчеләр елына багышланган тематик күргәзмә каршы алды. Экспозиция берничә блокка бүленгән иде. Ул шәһәргә нигез салыну еллары, беренче төзүчеләр, Түбән Каманың бүгенгесе, сәнәгать үсеше, предприятиеләрдә һәм кече бизнеста гамәлгә ашырылучы проектлар, ирешкән уңышлары һәм планнары турында сөйли иде. Шулай ук аерым урынны авыл хуҗалыгына кагылышлы стенд алып торды.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үз докладында 2025 ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Сәнәгать җитештерүенең уңай индексын саклап кала алганнар. Ул 101% тәшкил иткән. Инвестицияләр күләме якынча 200 млрд сумга җиткән. Бу Татарстан буенча 3нче урын. Төяп җибәрелгән продукция күләме 860 млрд сум.
Район икътисады үсешендә шәһәрнең эре предприятиеләре роле зур. Алар белән беррәттән яңа мөмкинлекләр дә булдырыла. Җиде сәнәгать паркы уңышлы эшләп килә. Аларның гомуми кереме 33 млрд сумга җиткән.
Район һәм шәһәр Советлары сессияләрендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль инфраструктураны үстерү буенча төп инициативалар турында сөйләде. 2025 елда район 40 программада катнашкан, социаль өлкәгә 10 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән. Агымдагы елга план буенча 4 милли проектта, 1 дәүләт программасында һәм 23 республика программасында катнашу көтелә. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 13 млрд сум акча җәлеп итү планлаштырыла. Шәһәрнең эре предприятиеләренең кертемнәрен исәпкә алганда, социаль өлкәгә юнәлтелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 20 млрд сумнан артып китәргә мөмкин.
Узган елда 95 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Тагын 120 мең квадрат метр – актив төзелеш стадиясендә. Күп-фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау да өстенлекле юнәлеш булып кала: торак фондының 80%ы программа белән колачланган инде. Якындагы өч елда тагын 178 йортны ремонтлау планлаштырыла.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өлкәсендә ике ел эчендә 65 км торба алыштырылган һәм 36 үзәк җылыту пункты яңартылган. Бу 2025 елның җылыту чорында аварияле сүндерүләр санын 40% ка киметергә мөмкинлек биргән. Тик әле дә бу юнәлештә эшләрне дәвам итү мөһим дип ассызыклады Радмир Беляев. Шул исәптән, Кама Аланы бистәсендә дә.
2025 елда аграрийларның керемнәре 4,4 млрд сум тәшкил иткән. Түбән Кама районы кече хуҗалыкларны үстерү буенча республика рейтингында үз позицияләрен шактый ныгытып, 13 нче урыннан 6 нчы урынга күтәрелгән.
Инвестицион проектлар кысаларында быел 3 мең башка исәпләнгән сөтчелек комплексы һәм 150 мең кошка исәпләнгән кошчылык комплексы төзелә башлаячак.
Үз чиратында Алексей Песошин Түбән Кама районының республика икътисадына керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, агросәнәгать комплексын үстерү, торак-коммуналь хуҗалык системасын алга таба модернизацияләү, медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча төп бурычларны билгеләде.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыелуын тәэмин итү буенча күрсәткечләрнең куандырмавын, һәм исәп-хисап вакытында финанс дисциплинасын үтәү мөһимлеген истә тотарга кирәклеген ассызыклады премьер-министр. Шулай ук, районда туучылар саны кимүенә дә басым ясады. Уртак тырышлык белән аналарга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә игътибарны арттырырга, туучылар санын арттыру өчен өстәмә чаралар күрергә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны көчәйтергә тәкъдим итте Алексей Песошин.
«Түбән Каманың 60 яшьлек юбилее елында Беренче төзүчеләр елын уздыру – бик дөрес һәм урынлы. Шәһәрне һәм эре сәнәгать предприятиеләрен төзүгә өлеш керткән шәхесләрне зурлау, аларга хөрмәт күрсәтү мөһим. Нәкъ менә алар Түбән Каманың якты киләчәгенә ышанып, аңа ныклы нигез салдылар. Үз куллары белән безнең һәркайсыбыз горурлана алырлык шәһәр төзеделәр», – дип сүзен йомгаклады Алексей Песошин.
Сессия ахырында ТР Премьер-министры түбәнкамалыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев