Түбән Камада су басу белән бәйле вәзгыятьне тәүлек буе күзәтәләр
Кыш җылы булу сәбәпле, быел су басуны гадәттәгедән иртәрәк көтәләр.
Түбән Камада гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Фикер алышу язгы ташуга әзерлек темасына багышланды.
Кыш җылы булу сәбәпле, быел су басуны гадәттәгедән иртәрәк көтәләр. Түбән Кама районында су басу ихтималы булган зонага берничә торак пункт эләгергә мөмкин: Пробуждение, Дмитриевка, Ильинка, Красный Ключ һәм Березовая Грива, Кармалы. Хәвеф-хәтәр зонасына эләгүче территорияләрне мониторинглау тәүлек буе алып барыла.
«Кармалыда дамба бар, ул канәгатьләнерлек хәлдә. Су басу ихтималы булган зонада 86 йорт бар, аларда 97 кеше яши», — дип ачыклык кертте Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.
«Зур су» килүгә әзерлек барлык торак пунктларда да алып барыла. Язгы ташуга каршы чаралар өчен 400 кешедән торган төркем, шулай ук 80 берәмлек техника, 19 йөзү чарасы һәм 10 мотопомпа булдырылган. Түбән Камада да зур профилактик эш алып барыла.
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен язгы ташуга әзерләү яз башына кадәр үк башланды. Чараларга кар чыгару, яңгыр суларын чистарту, траплар әзерләү, су суырту өчен насос җайланмаларын тикшерү керә. Коммуникация корылмаларына өстәмә игътибар бирелә. Шулай ук биналарның һәм торак йортларның подвалларын саклау буенча да чаралар уздырыла», — дип ассызыклады торак-коммуналь хуҗалык, инфраструктура һәм экология буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов.
Муниципалитетка көн саен Камадагы бозның калынлыгы турында водозабордан мәгълүматлар килә. Фаразлар буенча, язгы ташу март ахырында көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев