Батырлар истәлегенә: Түбән Каманың Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә мемориаль экспозиция ачылды
Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә мемориаль экспозиция ачылды. Истәлек тактасына дүрт солдатның портреты урнаштырылды.
Мемориаль экспозициядә – илнең тугры уллары: Камил Хөснетдинов, Рәшид Биктимеров, Сергей Попов, Айдар Хизбуллин. Бу каһарманнарның дүртесе дә политехника көллиятенең чыгарылыш сыйныф укучылары. Кайчандыр монда белем алганнар, дуслар тапканар, шушы коридорлар буйлап йөргәннәр... Бүген солдатлар уку йортына кабат «әйләнеп кайттылар».
Рәшид Биктимеров – махсус операция зонасына үз теләге белән киткән, мотоукчы ротасында хезмәт иткән. 2024 елда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Аның истәлегенә «Герой партасы» ачылды.
«Рәшид – безнең өчен герой. Без горурланабыз һәм шатланабыз, чөнки шундый кеше безнең гаиләдә булган. Әтиебез дә Бөек Ватан сугышында катнашты, күкрәк медальләре дә бар. Шуңа күрә Рәшид – аның лаеклы дәвамчысы», – дип билгеләп үтте Рәшид Биктимеровның апасы Әнисә Гаянова.
Күрше кабинетта тагын бер парта. Ул Сергей Поповка багышланган. Батыр йөрәкле ир-ат уку йортын 27 ел элек тәмамлаган, алгы сызыкка күңел кушуы буенча киткән.
Тагын бер каһарман – Камил Хөснетдинов. Якташыбыз, кайчандыр шушы кабинетта белем алган, ә хәзер монда аның әнисе укыта. Герой партасында солдатның тормыш юлы һәм күрсәткән батырлыгы турында мәгълүмат урнаштырылган. Аның артында уку алдынгылары утырачак. Алар тап төшермәскә, бар яклап та үрнәкле булырга ант бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев