Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Көн вакыйгасы

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары Түбән Кама укучыларына исән калу беләзекләре үрергә өйрәттеләр

36нчы мәктәптә «Игелекле йөрәкләр» волонтерлары мәктәп укучылары өчен исән калу беләзекләре үрү буенча осталык дәресе үткәрде.

Гади генә күренгән бу беләзек көнкүрештә дә, хәрби хезмәттә дә бик кирәкле әйбер – ул солдатның гомерен саклап калырга ярдәм итә ала. Балалар моны яхшы аңлый, шуңа күрә эшкә җитди карыйлар.

Исән калу беләзекләре ныклы һәм чыдам баудан әзерләнә. Аны хәрбиләр кулларына тагып йөртә. Бер тартып җибәрү белән ул мизгел эчендә 5 метр озынлыктагы ныклы бауга әверелә. Түбән Кама волонтерлары яшьләргә беләзек үрү нечкәлекләрен өйрәтә.

«Миңа исән калу беләзеген үрергә бик ошый», – ди укучыларның берсе.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме мондый осталык дәресләрен даими рәвештә үткәреп тора. Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр бик күп. Бүген волонтерлар 36нчы мәктәптә кунакта.

«Балалар хәрбиләргә ярдәм итеп кенә калмый, аларда шәфкатьлелек, үзара аңлашу, җаваплылык кебек сыйфатлар да тәрбияләнә», – ди волонтерлар.

Бу беләзек көнкүрештә дә, хәрби хезмәттә дә алыштыргысыз әйбер. Аның ярдәмендә канны туктату өчен жгут та салырга, носилкалар да ясарга, хәтта кием дә киптерергә мөмкин. Волонтерлар әйтүенчә, бу беләзекләрне алардан гел сорап торалар. Бүген бер дәрес эчендә укучылар дистәләгән беләзек әзерләде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев