18 июнь 2012 яңалыклары
-
18 июнь 2012 - 12:32Акционер Хәмәтхәсән кыйссасыИке кулына бишәр литрлы савытлар белән су тоткан, күптәнге танышым Хәмәтхәсән абыйны очраттым. Хәмәтхәсән абый инде сиксәнгә якынлашып килсә дә, төз гәүдәле, җор, төшенкелеккә бирелми торган зат. Кирәк чагында җитди, кырыс та була, ул - шәһәребез төзелешендәге атаклы бригадир. «Шәһәрдә беренче яши башлаган чорда суны краннан агызып, кайнатмыйча гына стаканлап...
-
18 июнь 2012 - 12:29Ремонт ясаганчы...Юлларның начарлыгы хакында газетада язмалар булып тора. Аңа карап юллар яхшы якка үзгәрми. Ел саен һаман шул «ямочный ремонт» - чокыр ямау. Алар озак сакланса икән! Нибары бер елга җитә, аннан кабат шул чокырларда казына башлыйлар. Ел саен зур чыгымнар белән «тычтык-пычтык» ремонт ясаганчы, яхшылап асфальт җәяргә дә, аннан ун-унбиш...
-
18 июнь 2012 - 12:27Узганнарның бер мизгелеГазетаның «Хатлар» сәхифәләреннән берсендә, укучыларыбызга болай дип мөрәҗәгать иткән идек: «Шәһәребез һәм районыбыз авылларында яшәүчеләрнең альбомнарында шушы якларның узганнарына кагылышлы кызыклы фотолар да сак-ланадыр. Аларны «Туган як» редакциясенә алып килеп күрсәтсәгез, рәхмәтле булыр идек. Чөнки арада газета битләрендә чыгарып, тарих елъязмасына кертеп калдырырга лаеклылары да бардыр». Моны укыгач, редакциягә пенсионер...
-
18 июнь 2012 - 12:23Рус булсаң да, татар телен бел29нчы мәктәптә белем алучы 338 татар баласының нибары 200е генә татар төркемнәренә йөри. Аның каравы, 74 рус төркемендә тагын 992 бала татар телен өйрәнә. Уку елы азагында рус телендә белем алучыларның ата-аналары өчен үткәрелгән «Телләр белгән - илләр гизгән» дигән кичә балаларның татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүен ачык күрсәтте. Мәктәп...
-
18 июнь 2012 - 12:19Ир-ат өчен балалар булса ни дә, булмаса ни...«Туган як»ның 11 май санында Суфиян Минһаҗевның «Әти нигә кирәк?» дигән язмасын укыдым да, уйга калдым. Шәһәр аксакалы дөрес яза. Ир балага, һичшиксез, әти тәрбиясе кирәк. Әти кешеләр үпкәлә-мәсеннәр, әмма алар бала тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмыйлар. Ярар ла шунда, гаиләне тәэмин итеп торучы буларак, акча ягын кайгыртсалар. Иртән балалар бакчасына...
-
18 июнь 2012 - 12:1712 яшьлек кыз үз-үзенә кул салганКорабельная урамындагы 26нчы йортта 12 яшьлек кыз унынчы каттан аска сикергән. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сүзләренә караганда, соңгы вакытта кыз үз-үзенә бикләнгән булган, әнисе белән уртак тел таба алмаган. Уку елын «бишле»ләргә түгел, «дүрт»леләргә тәмамлавына бик борчылган. Нәтиҗәдә, ул үз-үзенә кул салган. Үләр алдыннан калдырган язуында әти-әнисеннән...
-
18 июнь 2012 - 11:56Бүләккә – сертификатЗАГСта тантаналы рәвештә Түбән Камадагы 8 меңенче Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Әлеге сертификатка Юлия һәм Руслан Фәрхетдиновлар лаек булды. Күптән түгел бу гаиләдә икенче балалары - кызлары Маргарита дөньяга килгән. Балага исем кушу тантанасында сертификатны Түбән Кама пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Зәйнетдинов тапшырды. Әлеге сертификат 387 640 сум тәшкил...
-
18 июнь 2012 - 11:54Бер хатынны үтергәннәр31 майда Котловка авылыннан ерак түгел Иске Кама ярында балыкчылар бер хатынның үле гәүдәсенә тап булганнар. Районара тикшерү бүлеге-нең өлкән тикшерүчесе Раил Газетдинов сөйләвенчә, ул хатынның эчке киемнәре дә салдырылган булудан чыгып фикер йөрткәндә, үтерер алдыннан аны көчләгән булулары бик ихтимал. 25 яшьлек ул хатынны күршеләре начар яктан гына телгә...
-
18 июнь 2012 - 11:38Банкоматтан акча урлаучылар да барАкча саклау, аның белән алыш-биреш ясау мәсьәләләре соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Банкоматлар, терминаллар, электрон кошелеклар һ.б., бер яктан, уңайлы булса да, начар яклары да бар икән. Кесә каракларына алмашка электрон караклар килә. Кемнәргәдер инде хәзер үк кешене алдалап банкоматтан акчасын алу берни түгел. Ә андый куркынычтан ничек котылырга соң?...
-
18 июнь 2012 - 11:33Авылыбызда сәләтле кешеләр күпСоңгы елларда авыл җирендә мәдәният йортлары эшләми, ачылмый дигән зарны еш ишетергә туры килә. Авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләрне «тотып калып» булмый диләр. Дөрес фикер, килешәм. Тик шунысын да онытмаска кирәк авылыңдагы мәдәният йорты гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да...
-
18 июнь 2012 - 10:39Сабантуйны түземсезлек белән көтәмИюнь аена керүгә, узган елгы Сабантуй бәйрәме күз алдына килә. Мин ул чакта ике бәйрәмдә булдым. Беренчесе - авылда. Кунакка кайткач, әбиебез пешергән тәмле коймаклар белән чәй эчтек тә, бәйрәм буласы аланга киттек. Мәйдан бик матур итеп бизәлгән, тирә-як яшеллеккә күмелгән, аяк астында келәм кебек хәтфә үлән. Кешеләр дә чәчәкләр...
-
18 июнь 2012 - 10:35Ялкау малайБорын-борын заманда бер авылда карт белән карчык яшәгән. Аларның бер уллары булган. Картайган көнебездә үзебезгә ярдәм итәр, дип үстергәннәр аны. Тик малай бик ялкау булып чыккан. Менә беркөнне бабай, улын ияртеп, урманга утын кисәргә киткән. Барып җиткәч, карт булса да, ул бик тырышып эшләгән - күп итеп утын кискән. Соңыннан...
-
18 июнь 2012 - 10:30Шифалы үләннәрШифалы үләннәре белән тирә-юньгә хуш ис бөркеп, тагын җәй җитте. Җәй көне без әни белән шифалы дару үләннәре җыябыз: мәтрүшкәнең, бөтнекнең файдасы кышкы салкын көннәрдә бик кирәк. Салкын тигәндә әни миңа мәтрүшкәле, каен җиләкле чәй эчертә. Кайчагында бөтнек тә кушып җибәрә. Мондый чәй бик шифалы. Дару үләннәрен июль азагына кадәр...
-
18 июнь 2012 - 10:27Этем АктырнакБезнең Актырнак исемле этебез бар. Ул - түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Үзе артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак табы бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде. Без аны җылы сөт, тәмле аш, файдалы боткалар белән сыйлыйбыз....
-
18 июнь 2012 - 10:23Ишегалды – стоянкамы?29 майда Вахитов урамындагы 27нче йорт ишегалдында 1972 елгы адәм ВАЗ-2112 автомобиле белән 6 яшьлек баланы таптатып, аның аягын сындыра һәм качып китеп бара. Әйе, хәзер урамнарда гына түгел, ишегалдыңда да куркыныч. Кыйммәтле автомобиль сатып алырга байлыклары җитәрлек булса да, аны автостоянкага кую өчен акчаларын кызганып, машиналарын подъезд төпләренә шыплап...