Туган як

Этем Актырнак

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул - түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Үзе артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак табы бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде. Без аны җылы сөт, тәмле аш, файдалы боткалар белән сыйлыйбыз....

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул - түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Үзе артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак табы бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.
Без аны җылы сөт, тәмле аш, файдалы боткалар белән сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә. Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, Актырнак бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный.
Актырнак, тәмле итеп, сөяк белән аш ашый. Аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул шатланып каршы ала, басып битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килсә, Актырнак өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый - биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.
Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышына сок-ланып йөри, бик каты өрә, урманның эченә үк кереп, әллә кайлардан әйләнеп чыга. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: