Туган як

Ир-ат өчен балалар булса ни дә, булмаса ни...

«Туган як»ның 11 май санында Суфиян Минһаҗевның «Әти нигә кирәк?» дигән язмасын укыдым да, уйга калдым. Шәһәр аксакалы дөрес яза. Ир балага, һичшиксез, әти тәрбиясе кирәк. Әти кешеләр үпкәлә-мәсеннәр, әмма алар бала тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмыйлар. Ярар ла шунда, гаиләне тәэмин итеп торучы буларак, акча ягын кайгыртсалар. Иртән балалар бакчасына...

«Туган як»ның 11 май санында Суфиян Минһаҗевның «Әти нигә кирәк?» дигән язмасын укыдым да, уйга калдым. Шәһәр аксакалы дөрес яза. Ир балага, һичшиксез, әти тәрбиясе кирәк.

Әти кешеләр үпкәлә-мәсеннәр, әмма алар бала тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмыйлар. Ярар ла шунда, гаиләне тәэмин итеп торучы буларак, акча ягын кайгыртсалар. Иртән балалар бакчасына ашыга-кабалана әниләре йөгерә, бик сирәк кенә әтиләр дә күренгәли. Мәктәптәге җыелышларга да иң алдан әниләр килеп утыра. Әлбәттә, «матриархат» үз дәрәҗәсендә фикер йөртеп, киңәш бирә, нәтиҗә чыгара.
Бу җәһәттән, мисалга бер танышымны китерергә телим. Улы үз гаиләсе белән тормый. Әмма танышым үзе килене, оныгы белән бик яхшы мөгамәләдә яши. Аралары ерак булмаганлыктан, төрле йомыш белән әбигә йөгерә оныгы. Чираттагы «визит»ы игътибарга лаек. Өйдә ярдәм итүче булмаганлыктан, бала велосипед тәгәрмәченә тын тутыртыр өчен әбисенә килә. Онык кадерле, әби барасы җиреннән туктап, ярдәмгә ашыга. Соңыннан, оныгыннан сорый:
- Улым, дустың белән монда килеп торганчы, нишләп аның әтисеннән ярдәм сорамадыгыз?
- Әби, без Илсурның әтисенә әйткән идек, ә ул: «Я не могу», - дип әйтте.
Беренче карашка бик вак нәрсә турында язам. Әмма ул, ни кызганыч, хәзерге ирләрнең, аталарның бернигә ярамаганлыгын күрсәтә. Бер-береңә ярдәм дигәнне онытып барабыз. Ә кирәк, бик кирәк балаларны тәрбияләүдә бу алым, аларда нәкъ менә мәрхәмәтлелек сыйфатын булдыру.
Алга таба автор «Аталар комитеты» эшли башлавын искә ала. Бу әйбер көнүзәк проблема бит бүгенге көндә. Мәктәп җыелышларына гел әтиләрне генә чакырып, алар белән аерым очрашулар уздыру, психолог киңәшләре бирүне дә күптән беренче урынга куярга кирәк.
Психологлар үпкәләмә-сеннәр, бүгенге көндә таш кисүдәй авыр хезмәт башкармыйлар. Оныгым укый торган мәктәптә әлеге белгечкә мөрәҗәгать итәргә теләгәч, аңа эләгү шактый кыен булып чыкты. Кем әйтмешли, алар исәпкә бар, санга юк әлегә.
Үзе дә урамда җил куып үскән әти кеше баласын нәрсәгә өйрәтә алсын соң инде?! Шуңа да бала-чаганы компьютердан аерып алып булмый. Мескеннәрнең бөтен рәхәте шул.
Әнә шундый тәрбиядә үскән балалардан нинди юньле әти, тормышка яраклы нинди хатын булсын инде?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: