Туган як

Бүләккә – сертификат

ЗАГСта тантаналы рәвештә Түбән Камадагы 8 меңенче Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Әлеге сертификатка Юлия һәм Руслан Фәрхетдиновлар лаек булды. Күптән түгел бу гаиләдә икенче балалары - кызлары Маргарита дөньяга килгән. Балага исем кушу тантанасында сертификатны Түбән Кама пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Зәйнетдинов тапшырды. Әлеге сертификат 387 640 сум тәшкил...

ЗАГСта тантаналы рәвештә Түбән Камадагы 8 меңенче Ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Әлеге сертификатка Юлия һәм Руслан Фәрхетдиновлар лаек булды. Күптән түгел бу гаиләдә икенче балалары - кызлары Маргарита дөньяга килгән. Балага исем кушу тантанасында сертификатны Түбән Кама пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Зәйнетдинов тапшырды. Әлеге сертификат 387 640 сум тәшкил итә. Аны өч юнәлештә кулланып була: балага югары белем бирүгә, ананың җыелма пенсиясен арттыруга һәм торак шартларын яхшыртуга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: