Туган як

Сабантуйны түземсезлек белән көтәм

Июнь аена керүгә, узган елгы Сабантуй бәйрәме күз алдына килә. Мин ул чакта ике бәйрәмдә булдым. Беренчесе - авылда. Кунакка кайткач, әбиебез пешергән тәмле коймаклар белән чәй эчтек тә, бәйрәм буласы аланга киттек. Мәйдан бик матур итеп бизәлгән, тирә-як яшеллеккә күмелгән, аяк астында келәм кебек хәтфә үлән. Кешеләр дә чәчәкләр...

Июнь аена керүгә, узган елгы Сабантуй бәйрәме күз алдына килә. Мин ул чакта ике бәйрәмдә булдым. Беренчесе - авылда. Кунакка кайткач, әбиебез пешергән тәмле коймаклар белән чәй эчтек тә, бәйрәм буласы аланга киттек.
Мәйдан бик матур итеп бизәлгән, тирә-як яшеллеккә күмелгән, аяк астында келәм кебек хәтфә үлән. Кешеләр дә чәчәкләр кебек матур киенгәннәр, һәр тарафтан җыр-музыка яңгырый. Шуны ишеткәч, аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдый башлый.
Узган ел Сабантуйны бик яхшы оештырганнар иде. Балалар өчен дә бик күп уеннар әзерләгәннәр. Без, кечкенә сеңлем белән, көне буе әле бер, әле икенче уенда катнаштык: капчык киеп йөгердек, су ташыдык, авызга йомырка салынган кашык кабып чаптык, күз бәйләп бүләкләр кистек, ә иң кызыгы - катык салынган табактан, башым белән чумып, тәңкә эзләдем һәм таптым да. Катыгы да тәмле иде.
Үзебезнең Түбән Кама Сабантуенда да булдым. Анда кешеләрнең күплегенә шаккаттым. Бәйрәмнең бизәлеше, сәүдә нокталары, чиксез күп шарлар, музыка, төрле телләрдә концерт программалары онытылмаслык булып хәтердә калган иде. Мин ул Сабантуйда кунак кына түгел, артист буларак та катнаштым. Милли киемнәр киеп, курайчылар ансамблендә чыгыш ясадым. Без мәйдандагы милли көрәшне, бик биек баганага үрмәләп менүчеләрне, гер күтәрүчеләрне, атлар чабышын сокланып караган идек. Әнә шуңа да быелгы Сабантуйны мин зур түземсезлек белән көтәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: