Туган як

Акционер Хәмәтхәсән кыйссасы

Ике кулына бишәр литрлы савытлар белән су тоткан, күптәнге танышым Хәмәтхәсән абыйны очраттым. Хәмәтхәсән абый инде сиксәнгә якынлашып килсә дә, төз гәүдәле, җор, төшенкелеккә бирелми торган зат. Кирәк чагында җитди, кырыс та була, ул - шәһәребез төзелешендәге атаклы бригадир. «Шәһәрдә беренче яши башлаган чорда суны краннан агызып, кайнатмыйча гына стаканлап...

Ике кулына бишәр литрлы савытлар белән су тоткан, күптәнге танышым Хәмәтхәсән абыйны очраттым. Хәмәтхәсән абый инде сиксәнгә якынлашып килсә дә, төз гәүдәле, җор, төшенкелеккә бирелми торган зат. Кирәк чагында җитди, кырыс та була, ул - шәһәребез төзелешендәге атаклы бригадир.
«Шәһәрдә беренче яши башлаган чорда суны краннан агызып, кайнатмыйча гына стаканлап эчә идек. Ә хәзер… Чәй кайнатырга чис-та су алырга әллә кайларга барып йөрибез», - дип бу сулы шешәләренә ымлады.
Гомер буе кирпеч салуда эшләсәң дә, билеңнән, аякларыңнан зарланмыйсың, су ташу ихтыяҗы булганга шатлан, хәрәкәттә булу файдага гына бит, дим.
Зарланырга күнекмәгән Хәмәтхәсән абый үзенең Түбән Камада ике югалту кичерүе хакында сөйләп китте: «Беренчесе - 50 елга якын тату гомер иткән Зәригам, икенчесе - 38 ел хезмәт иткән «Татэнергострой». Зәригамның башына газраил җитте, урыны җәннәттә булсын. Ә «Тат-энергострой» башына…» Аның сүзе шунда өзелеп калды.
Авыр хисләрдән арыныр өчен, мин сүзне башкага бордым. Хәсән абыйда «Тат-энергострой» акцияләре барлыгы белән кызыксынам. Минем үземә, гәрчә, 21 ел эшләсәм дә, андый бәхет тәтемәде.
«А как же?! Күп алар миндә, бер чемодан шып-лап тулган: 87се - привилегированный, 260ы - гади, - ди Хәмәтхәсән абый. - Гадиләрен дә алдым шул, акча түләп. Барыбыз да узышып-узышып алдык. 3 миллионнан артык акчамны чыгарып бирдем. Янәсе, мин «партнер, а не халявщик». Хәтерлисеңме, Леня Голубков дигән мөртәт телевизордан бөтен Рәсәй халкының башын әйләндерде?! Акчам бар иде, кызганмадым, бригадир чак».
Күңелдән тиз генә санап чагыштырып алдым үземнең шул чордагы айлык хезмәт хакымнан чыгып. Окладым 230 мең сум иде. Ничә айлык хезмәт хакы була инде ул 3 миллион 1995 елда?!
Сүз уңаеннан, бер сан китерим әле: 1975 елда «Татэнергострой»да 26,5 мең кеше эшләде. Ә инде аерылышып-бүленешеп беткәннән соң, 1995 елда бу ачык акционерлар җәмгыятенең калган мөлкәте 14,5 миллиард сум тәшкил итә иде.
Шул урында Хәмәтхәсән абый чын мишәрчә:«Мансур канәтем, чәйнәмичә генә йоттылар «Татэнергострой»ны. Акцияләребезгә төкерделәр, ә үзебезнең хәтеребезне җиргә салып таптадылар. Җыелышып сөйләшер, аралашу өчен «Татэнергострой» ветераннарының бер урыны юк, хәтта, ветераннар советын да таркаттылар. Без бит бала чакта гармун моңы тыңлап үскән авыл балалары. Минем бригадада җыр осталары, гармунчылар бар иде бит. Очрашасы иде дә…»
Хәмәтхәсән абыйны авыр уйларыннан аерырга теләп, үз авылыбыздагы Нуретдин карт белән бәйле бер вакыйганы искә төшердем. 1918 елның җәендә фетнә күтәргән чехлар (Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлектә калганнар) безнең төбәктә урнашып, хуҗа булып торганнар. Җирле крестьяннарның яхшы атларын талап алганнар. Ат хуҗаларына зур битле кәгазь тоттырып калдырганнар. «Сугыш бетеп, Совет властен бәреп төшергәч, атыгызны кайтарып бирәбез, яки акчалата кайтарабыз», дип ышандырганнар.
Нуретдин бабайның да кара-туры малкаен алып киткәннәр. Ул гомере буе «Микулай влачы кире кайтачак, миңа ат бәясен бирәчәкләр» дип яшәде. Өмет белән яшәгән кеше озын гомерле була икән. Чехлар биргән зур табак-лы кәгазьне беркемгә дә күрсәтмичә, сандык төбендә саклаган. Шул кәгазь аның күңелен 91 яшенә кадәр өметләндереп торган.
Шул хакта сөйләдем дә, Хәмәтхәсән абыйның күңелен бераз күтәрү өчен әйтеп куйдым: «Борчылма бер дә, Нуретдин бабайдан да озынрак булыр гомерең, өметләнеп яшә. «Татэнергострой»ның синең кебек акционерлары 13 меңнән артык. Иншалла, барыгыз да озын гомерле булырсыз».
Әнә шулай, ачы көлү катыш искә төшерергә генә калды шул «Татэнергострой» белән бәйле елларыбызны.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: