Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Рус булсаң да, татар телен бел

29нчы мәктәптә белем алучы 338 татар баласының нибары 200е генә татар төркемнәренә йөри. Аның каравы, 74 рус төркемендә тагын 992 бала татар телен өйрәнә. Уку елы азагында рус телендә белем алучыларның ата-аналары өчен үткәрелгән «Телләр белгән - илләр гизгән» дигән кичә балаларның татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүен ачык күрсәтте. Мәктәп...

29нчы мәктәптә белем алучы 338 татар баласының нибары 200е генә татар төркемнәренә йөри. Аның каравы, 74 рус төркемендә тагын 992 бала татар телен өйрәнә. Уку елы азагында рус телендә белем алучыларның ата-аналары өчен үткәрелгән «Телләр белгән - илләр гизгән» дигән кичә балаларның татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүен ачык күрсәтте.

Мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясаучыларның 75-80 проценты рус һәм русча сөйләшүче балалар иде. Кичә рус төркемендә белем алучы 1-11нче класс балалары арасында уздырылган «Көйле-моңлы татар җыры» бәйгесенең беренче турында җиңү яулаган 1б классы укучыларының «Туган телем» җыры белән башланып китте. Алып баручы Данил Власов һәм Диана Власова (икесе дә рус милләтеннән) барыбызга да онытылмаслык якты мизгелләр бүләк иттеләр. «Коткаручылар» номеры белән чыгыш ясаучылар үзләренең шаянлыклары һәм җор сүзләре белән таң калдырдылар. 2е классы укучылары чыгышын да зал алкышларга күмде.
Туган телебездә мондый кичәләр, бәйрәмнәр оештыру рус телендә сөйләшүче балалар һәм ата-аналар күңелендә Татарстандагы төп телнең берсе булган татар теле белән кызыксыну теләге уята.
Шуңа да 29нчы мәктәптә татар телендә тәрбия бирү класслары ачыла. Бүгенге көндә аларның саны бишәү: 1б, 2б, 3б, 4б, 6г класслары. Бу эшне укучылар мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итү күздә тотыла.
Шәһәр күләмендә үткәрелгән төрле олимпиадаларда бу мәктәп укучыларының берничә ел рәттән беренче урынны яулаулары да бу уку йортында татар телен өйрәтүгә аерым игътибар бирелүен күрсәтә. Укытучылар Изидә Әхмәтҗанова, Надежда Леонтьева, Венера Якупова, Фәния Евсеева һ.б. үз хезмәтләренә аеруча җаваплы карыйлар. Рус төркеме укучылары Марина Носкова (унынчы класс) һәм Злата Понамарева (сигезенче класс) шәһәр күләмендә призлы урынны яуладылар.
Кичәдән соң, сорашуыма җавап итеп, Алексей Власов, Наталья Маслова һәм аларның балаларыннан: «Без Татарстанда татарлар белән бергә яшибез. Татар телен, мәдәниятен өйрәнү безне тагын да дуслаштыра. Гомумән, төрле милләт телен, мәдәниятен өйрәнү дөньяга карашыбызны яхшы якка үзгәртә. Без Тукайның «Ике телне дә яхшы бел...» дигән сүзләре белән тулысынча килешәбез. Үзебез дә шуңа омтылабыз», - дигән җавап ишеттем.
Бүгенге көндә 29нчы мәктәп директоры вазифаларын башкаручы Гөлшат Пахомова һәм, шулай ук, сабыр, тырыш укытучылар булганда, халкыбыз телсез татарларга әйләнмәс дип ышанам.
Кичәдә катнашкан зыялылар, җирле совет вәкилләре, аксакаллар шурасы әгъзалары, методик-мәгълүмати үзәк белгечләре дә шундый ук фикердә булгандыр, мөгаен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев