Туган як

Ялкау малай

Борын-борын заманда бер авылда карт белән карчык яшәгән. Аларның бер уллары булган. Картайган көнебездә үзебезгә ярдәм итәр, дип үстергәннәр аны. Тик малай бик ялкау булып чыккан. Менә беркөнне бабай, улын ияртеп, урманга утын кисәргә киткән. Барып җиткәч, карт булса да, ул бик тырышып эшләгән - күп итеп утын кискән. Соңыннан...

Борын-борын заманда бер авылда карт белән карчык яшәгән. Аларның бер уллары булган. Картайган көнебездә үзебезгә ярдәм итәр, дип үстергәннәр аны. Тик малай бик ялкау булып чыккан.
Менә беркөнне бабай, улын ияртеп, урманга утын кисәргә киткән. Барып җиткәч, карт булса да, ул бик тырышып эшләгән - күп итеп утын кискән. Соңыннан улына утыннарны арбага төяргә кушкан. Ә ялкау малай, төрле сәбәпләр табып, эшләмәскә тырыша икән. Әтисенең тир түгеп эшләгәнен карап кына торасы килгән аның. Нишләсен, карт йөкне үзе төяргә мәҗбүр булган.
Утыннарны алып кайтып бушаткач, өйгә ашарга кергәннәр. Әбиләре аларның кайтуларына төрле тәмле ризыклар пешереп куйган. Уллары, өстәл артына утыруга, зур кашык алып, тәмләп ашый да башлаган. Аны карап торган әтисе: «Улым, ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен», - дип әйтеп куйган. Малай, әлеге сүзләрне ишеткәч, бик оялган - битләренә чак-лы кызарган. Шул көннән башлап, ул үзгәрергә карар кылган. Һәм озакламый бабайның «уң кулы»на, ярдәмчесенә әверелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: