Туган як

Шифалы үләннәр

Шифалы үләннәре белән тирә-юньгә хуш ис бөркеп, тагын җәй җитте. Җәй көне без әни белән шифалы дару үләннәре җыябыз: мәтрүшкәнең, бөтнекнең файдасы кышкы салкын көннәрдә бик кирәк. Салкын тигәндә әни миңа мәтрүшкәле, каен җиләкле чәй эчертә. Кайчагында бөтнек тә кушып җибәрә. Мондый чәй бик шифалы. Дару үләннәрен июль азагына кадәр...

Шифалы үләннәре белән тирә-юньгә хуш ис бөркеп, тагын җәй җитте. Җәй көне без әни белән шифалы дару үләннәре җыябыз: мәтрүшкәнең, бөтнекнең файдасы кышкы салкын көннәрдә бик кирәк. Салкын тигәндә әни миңа мәтрүшкәле, каен җиләкле чәй эчертә. Кайчагында бөтнек тә кушып җибәрә. Мондый чәй бик шифалы.
Дару үләннәрен июль азагына кадәр җыярга була. Җитлегеп кызара башлаган каен җиләге яфракларын - август ахырында, карлыган яфракларын июль-сентябрь айларында җыялар.
Минем әнием, алдан җыеп, киптереп әзерләп куелган дару үләннәрен, кайчан ничек файдаланырга икәнлеген дә белә. Мәтрүшкә чәен эчеп, үпкә, нерв системасы авыруларыннан, салкын тигәннән дәваланалар, ди ул. Бөтнек чәе нерв системасы, йөрәк авыруларыннан, салкын тигәннән дәвалый. Каен җиләге чәе дә шифалы. Аны эчеп, мәсәлән, бөердә һәм бавырда таш барлыкка килүдән дәваланалар, ди.
Безнең илебездә 250 ләп төр дару үләне үсә икән. Аларның иң еш очрый торганнарыннан да менә дигән шифалы чәй ясап була.
Дәваланыгыз, сәламәт булыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: