Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Узганнарның бер мизгеле

Газетаның «Хатлар» сәхифәләреннән берсендә, укучыларыбызга болай дип мөрәҗәгать иткән идек: «Шәһәребез һәм районыбыз авылларында яшәүчеләрнең альбомнарында шушы якларның узганнарына кагылышлы кызыклы фотолар да сак-ланадыр. Аларны «Туган як» редакциясенә алып килеп күрсәтсәгез, рәхмәтле булыр идек. Чөнки арада газета битләрендә чыгарып, тарих елъязмасына кертеп калдырырга лаеклылары да бардыр». Моны укыгач, редакциягә пенсионер...

Газетаның «Хатлар» сәхифәләреннән берсендә, укучыларыбызга болай дип мөрәҗәгать иткән идек: «Шәһәребез һәм районыбыз авылларында яшәүчеләрнең альбомнарында шушы якларның узганнарына кагылышлы кызыклы фотолар да сак-ланадыр. Аларны «Туган як» редакциясенә алып килеп күрсәтсәгез, рәхмәтле булыр идек. Чөнки арада газета битләрендә чыгарып, тарих елъязмасына кертеп калдырырга лаеклылары да бардыр».
Моны укыгач, редакциягә пенсионер Фәния Камалетдинова менә шушы фоторәсемне алып килде. Ул Түбән Кама трамвай идарәсендә эшләүчеләр 1967 яки 1968 елда Бөек Октябрь бәйрәменә багышланган демонстрациягә чыккач, төшереп алынган булса кирәк. Рәсемдә уңнан икенчесе, транспарант күтәргәне - Фәния апаның ире Габделвахит Камалетдинов. Ул 1966 елда Бөгелмә районыннан Түбән Камага күченеп килгәч, трамвай идарәсенә эшкә урнашкан. 2000 ел азагына кадәр шунда эшләп, слесарь, юл монтерыннан башлап, матди-техник тәэминат бүлеге җитәкчесе, идарә начальнигы урынбасары вазифасына кадәр күтәрелгән. Габделвахит ага бүген инде безнең арада юк.
Әлеге фотога карап, бәлки, кем дә булса үзен яки якыннарын таныр һәм истәлекләрен уртаклашу өчен «Туган як» редакциясенә к
илер, дип өметләнәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев