Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Банкоматтан акча урлаучылар да бар

Акча саклау, аның белән алыш-биреш ясау мәсьәләләре соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Банкоматлар, терминаллар, электрон кошелеклар һ.б., бер яктан, уңайлы булса да, начар яклары да бар икән. Кесә каракларына алмашка электрон караклар килә. Кемнәргәдер инде хәзер үк кешене алдалап банкоматтан акчасын алу берни түгел. Ә андый куркынычтан ничек котылырга соң?...

Акча саклау, аның белән алыш-биреш ясау мәсьәләләре соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Банкоматлар, терминаллар, электрон кошелеклар һ.б., бер яктан, уңайлы булса да, начар яклары да бар икән. Кесә каракларына алмашка электрон караклар килә. Кемнәргәдер инде хәзер үк кешене алдалап банкоматтан акчасын алу берни түгел. Ә андый куркынычтан ничек котылырга соң?

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән шәһәребездәге банк һәм банк филиаллары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә, банк карточкалары булган кешеләргә, уяу булырга кирәклеге әйтелде. Алдау очраклары соңгы вакытта ешайган, республикада - 97, безнең Түбән Камада 4 очрак теркәлгән. Аның соңгысы шушы көннәрдә генә булган: бер кеше үзенең Мәскәүгә күчергән 3 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Мондый җинаятьләрне ачу кыен, диләр.
Клиентларга кагылышлы җинаятьләрне булдырмый калуда банк хезмәткәрлә-реннән дә күп нәрсә тора. Әйтик, акча алырга кергән кеше үзен гәдәти булмаганча сәеррәк тотса, яисә кеше истә-санда юкта күп суммада акча күчерергә җыенса, ул банк хезмәткәрләре игътибарыннан читтә кала алмый. Алар кызыксынып сораштырырга тиешләр, дип белдерделәр киңәшмәдә эчке эшләр идарәсе хезмәт-кәрләре. Мәсәлән, бер өлкән кеше, мошенникларга зур суммада акча күчерергә җыенганда, аны бу ялгыш адымыннан банк хезмәткәре кисәтеп саклап калган. Ул кешегә алдартазалар СМС җибәреп, янәсе, улының авыр хәлгә тарыганын әйткән булалар һәм күрсәтелгән счетка акча күчерергә кушалар.
Банкоматларда замана каракларыннан ничек сак-ланырга кирәклеге турында кисәтү язулары ябыштырырга кирәклеге әйтелде. Аларның эчтәлекләре түбәндәгечә булачак: бәлагә тарыган якыныгыз өчен чит кешенең счетына акча күчерү; лотереядә откан акчаны күчерү өчен түләү таләп итү; пенсия фонды яки опека органнары вәкилләренә акча таләп итү; банкоматтагы счет картагызны блоклаштыру турында СМС хәбәрләр килә икән, аларга ышанмагыз, уяу булыгыз!
Әгәр, мәсәлән, банкомат карточкаларын блоклаштыруга кагылышлы нинди дә булса аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, беренче чиратта, банкның үзенә барырга кирәк, әлбәттә.
Үзегезгә хезмәт күрсәтүче банкка бәйләнеше булган теләсә нинди СМСка ышанмагыз. Кайсы гына банкта булмасын, клиент килешү төзегәндә, үзенең телефонын күрсәтергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев