Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылыбызда сәләтле кешеләр күп

Соңгы елларда авыл җирендә мәдәният йортлары эшләми, ачылмый дигән зарны еш ишетергә туры килә. Авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләрне «тотып калып» булмый диләр. Дөрес фикер, килешәм. Тик шунысын да онытмаска кирәк авылыңдагы мәдәният йорты гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да...

Соңгы елларда авыл җирендә мәдәният йортлары эшләми, ачылмый дигән зарны еш ишетергә туры килә. Авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләрне «тотып калып» булмый диләр. Дөрес фикер, килешәм. Тик шунысын да онытмаска кирәк авылыңдагы мәдәният йорты гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да булыр, кичәләре дә...
Менә шушы урында үзебезнең Югары Чаллы авылын мисалга китерәсем килә. Соңгы ике-өч елда Казан артистларының бик күбесе булып китте безнең мәдәният йортында. Концертлар түләүле, әлбәттә. Тик халык бик яратып йөри. Әле алай гына түгел, күрше авыллардан, Зәй районыннан да киләләр «йолдыз»ларны күрергә. Ай саен берәр концерт бездә. Авыл халкы Казан артистлары килмәгән айларда үзе куя концертны. Авылдашлар өч урамга бүленеп өч концерт әзерләде быел да. Дүрт-биш яшьлек сабыйдан алып җитмеш биш яшьлек картларга кадәр көне-төне мәдәният йортында репетиция ясадылар. Һәр йорттан диярлек берешәр номер әзерләсе бит.
Әти-әниләр яшь вакытта андый «урам концертлары» ярты ел саен кабатланып торган. Әле үз авылларында куйганнан соң, төялешеп күрше авылларга чыгып киткәннәр, анда да концертларын күрсәтеп кайтырга җитешкәннәр. Кызганыч, бүген әлеге традиция онытылган. Әнә шул яшь вакытларындагы бию-җырларын быелгы концертта искә төшерде алар.
«Урам концертлары» сезонын урта урамнар башлап җибәрде. Аларның концерт программасы Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елына багышланган иде. Кичәдә авылыбыз тарихы, аның истәлекле урыннары, танылган шәхесләре турында күп сөйләнде. Тарих битләренә күз салу җыр-бию белән үрелеп барды. Мәдәният йортының бер залында күргәзмә дә әзерләнгән иде. Биредә оста чигүче Гасимә апа Габдуллинаның үзе чиккән ашъяулыкларын, бәйләнгән келәмнәрен, тукыган җәймәләрен күрдек.
Икенче урамның да концерт программасы үзенчәлекле булды. Авыл проблемаларын хәл итү буенча җыелган «утырыш»тан башланып китте ул. Су юк, юллар начар, чәчелми калган басулар... Уен-көлке, сораулар һәм җаваплар аша концерт дәвам итте. Авыл халкы бит ул гади, бер-берсенә ачу сакламый, үпкәләми, сәхнәдән дә кемнең сыеры ничә литр сөт биргән, кем яңа диван алган - барысы да уены-чыны белән әйтелде. Шул ук вакытта бу урамнар авыл халкын борчыган иң кискен мәсьәләргә ирония белән булса да ишарә ясады. Концертта халык һәр буын кешесен күрә алды. Җитмеш җиде яшен тутырып килгән Гомәр абый Сәгыйдуллин да ул көнне яңадан сәхнәгә менгән иде. Нәселдән нәселгә күчеп килгән ике йөз яшьлек тальяны белән халыкка Сабантуйларын искә төшерде. Залда утыручы апалар аңа кушылып такмаклар да җырлады әле. Кичәнең иң кечкенә «йолдыз»ы биш яшьлек Камилә Гыймадиева шигырь дә сөйләде, җырлап та күрсәтте. Үзебезнең урамда шуның кадәр сәләтле кешеләр яшәгәненә шаккатып утырдым, күбесенең җырлаганын да, биегәнен дә күргәнем юк иде. Әлеге урам да стена газетасы ясаган иде. Анда уены-чыны белән бергә урамда яшәүчеләр арасында йөргән гайбәтләр, яңалыкларны, якын тирәдә туган көннәрен бәйрәм итүчеләрне котлауларны күрергә мөмкин иде.
Ә өченче урам авыл халкын яшьлекләренә алып кайтты. Совхоз басуында гаиләләр белән суган үстергән еллар, армия хезмәтенә озату кичәләре, гөрләп үткән кичке Сабантуйларын искә төшерде алар. «Матай»га утырып сов-хоз басуыннан суган урлаучылар турында куйган скетчны карагач, «Мунча ташы» бер кырыйда торсын, диясе генә килде. Чын артистларча уйнаучылар «эчләр катканчы» көлдерде ул көнне. Бу урамда яшәүчеләр концертны парлап алып барды. Әлфия апа белән Рәшит абый, Фәйрүзә апа белән Зөфәр абыйлар инде яшь вакытларында ук сәхнәдән төшмәгәннәр, биредә дә шәп уйнадылар. Әлеге урамның да үз «йолдыз»лары күп. Араларында халык җырларын оста башкаручы Мирзәхмәт абый Вәлиуллин да бар иде. Мәдәният йортындагы бер кичә дә аннан башка узмый.
Әлеге концертларда авыл халкы рәхәтләнеп көлде, җыр-мәзәк тыңлады, бию карады. «Кул чаба-чаба уч төпләре авыртып бетте», - дип сөйләде күрше апасы. Әйе, чөнки мәдәният йортыбызның өч йөзгә якын кеше сыярлык залында алма төшәрлек тә урын юк иде бу кичәләрдә. Үзешчән концертларны халык аеруча яратып карады, авылдашларының талантларын күреп, сөенеп утырдылар. Клуб мөдире Разат абый Даутов иң шәп номерларны гына җыеп күрше авылларга да «гастроль»ләргә барып кайтырга тәкъдим итте.
Җәй айларында авылыбыз еш кына сусыз утырса да, юллар начар булса да, су колонкалары юньләп эшләмәсә дә, коелар булмаса да, бөтен кешенең эше бар. Эше барның - ашы бар ди. Ә тамак тук булса, халык күңелле ял итә ул. Авылда хәл ителәсе мәсьәләләр аз булмаса да, мәдәният йортыбыз гөрләп тора. Авылым халкының һәр яктан уңганлыгын бу тагын бер кат исбатлый гына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев