Ике кулына бишәр литрлы савытлар белән су тоткан, күптәнге танышым Хәмәтхәсән абыйны очраттым. Хәмәтхәсән абый инде сиксәнгә якынлашып килсә дә, төз гәүдәле, җор, төшенкелеккә бирелми торган зат. Кирәк чагында җитди, кырыс та була, ул - шәһәребез төзелешендәге атаклы бригадир.
«Шәһәрдә беренче яши башлаган чорда суны краннан агызып, кайнатмыйча гына стаканлап...